Илдә ерак авылларда яшәүче өлкәннәргә сырхауханәләргә барып җитәргә ярдәм итүче мобиль бригадалар программасы эшли.
«Демография» милли проекты буенча сатып алынган махсус автотранспорт ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр (65+) үзәк район хастаханәләренә китерелә һәм үз вакытында профилактик карау яки диспансерлаштыру уза. Илкүләм проектның максатларының берсе-өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен шартлар булдыру.
Ел саен үткәрелә торган "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Район мәдәният йорты" хезмәткәрләре Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.
Казанда Каенлыкта татар халык бәйрәме-Сабантуй узды. Масштаблы халык күңел ачуында гадәттәгечә буалылар да катнашты.
Иртәдән үк Каенлыкка шәһәр халкы һәм кунаклары агыла башлады. Аларны авылча эшләнгән ишегалларында каршы алдылар.
Буа-Аланга Башкортстан, Үзбәкстан, Кытай, Әрмәнстан һәм башка илләрдән кунаклар килде.
Ел саен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан безнең районда яшәүче ветераннарыбызга шәхсән барып, хәлләрен белешеп тору матур традициягә әйләнде. Район җитәкчелеге, депутатлар шәхсән үзләре Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерәләр һәм нык сәламәтлек телиләр.
Бүген 9 майга бәйрәм бүләкләре тапшыру тантанасы старт алды. Район башлыгы Ранис Камартдинов шәхсән үзе фронтовикларыбыз - Гариф Латфулла улы Сафиуллин һәм Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллинны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. Ул ветераннарга Республика исеменнән бүләк азык-төлек җыелмалары, шулай ук район исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бу хакта «Буа шикәре» ҖЧҖ хезмәт коллективы катнашында узган конференция барышында хәбәр ителде. Чарада Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина һәм «Буа шикәре» ҖЧҖ директоры катнашты.
Без атна саен авылда үз эшләрен башлап җибәреп, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, эшкуарлар, гаилә фермалары турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – Татарстанда онытылган бөртекле культура – борай игүне торгызган Марат Фәсхиев.
Республика дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланып, алар үзләренең авыл хуҗалыгы җитештерүен киңәйтәләр. Өстәвенә, зур агрофирмалар арасында да, зур булмаган фермер хуҗалыклары арасында да үрнәк мисаллар бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Буа районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде. Башта ук алар җирле агрокомплекс активы белән очраштылар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карадылар.
4 декабрьдә Татарстанның Буа районында авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.