Селәүсен-республикада песиләр гаиләсенең бердәнбер вәкиле. Аның белән урманда очрашу-бик сирәк күренеш. Ул бик яшеренке һәм сакчыл җәнлек. Көчле тырнаклары ярдәмендә селәүсен агачларга җиңел менеп китә ала, ә озын һәм киң аяклары аңа хәтта тирән кардан да хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу кысаларында, 16 мең километрдан артык юл өйрәнеп чыгачаклар.