Бүген Болгар тыюлыгында гаять зур бәйрәм уза
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгында эшләүче белгечләре хәрби хезмәт ветераннары, шулай ук казак, кадет мәктәбе һәм «Юнармия» яшьләр хәрәкәтеннән яшь армиячеләр белән берлектә Идел ярларын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрделәр. Кайбер ветераннар чарага үзләренең балалары белән килделәр.
Уртак көч белән, элеккеге «Болгар» иске пристаненнан алып ТР Спас муниципаль районының «Райтопсбыт» причалы территориясенә кадәр, Идел елгасының яр буе линиясе чистартылды. Якынча исәпләүләр буенча, машиналар белән, каты көнкүреш калдыклар полигонына 30 кубометрдан артык чүп чыгарылды.
Акция бәйрәм рухында узды, чөнки елга ярында эшләгәннән соң, акциядә катнашучыларның барысын да балык ашы һәм кайнар чәй көтте, ә кадет интернат-мәктәбе укытучысы Евгений Кременсков ярга үзенең баянын алып килде. Барысы да мондый уртак чараларны традициягә кертергә дигән фикергә килделәр.
Болгарда «Татарстан чаңгы юллары-2019» традицион ярышлары узды.
Трассалар Рабига күле тирә-якларында узды.