ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ф.Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе рәсем сәнгате бүлеге шәкертләре укытучы Ф.Х.Якупова белән бергә "Алтын яшь" медальләрен әзерләделәр. Иҗади бүләкләрен укучылар 3 октябрь көнне Балык Бистәсе урамнарында тапшырачаклар.

Тэги: #балалар Өлкәннәр декадасы

22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Колганова Ольга һәм социаль педагог Лукашова Ольга «ачык дөнья» клубы кысаларында эмоциональ - ихтыяр көче, «Арт-тренинг«,» Мим – тренинг «һәм» Игротерапия «технологияләрен кулланып иҗади һәм төркемле эшчәнлек шартларында эмоциональ-ихтыяр көчен үстерү максатыннан» саллы болытлар дөньясы «дигән темага төркемле дәрес уздырганнар.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе
14 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең могҗизалар бүлмәсендә нәниләр һәм әти-әниләр өчен “Китапханәдә - Иске Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үтте. 2019 нчы ел- Үзәк китапханәнең юбилей елы. 95 еллык тарихы булган китапханә белән тамашага килгән һәркем танышты. Китапханәчеләр аларга китапханә буйлап күңелле сәяхәт уздырдылар. Ә аннан соң театраль тамашага дәштеләр. Барлык әкият геройлары һәм кунаклар бергәләшеп бәйрәмдә күңел ачты. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап тәмле күчтәнәчләр алдылар. Бу көнне күчтәнәчләрне Кыш бабай гына түгел, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе һәм шагырь,тарихчы, академик, СССР язучылар берлеге әгъзасы Дамир Гарифуллин да өләште. Ә инде бәйрәмнең иң күңеллесе төрле хәрәкәтле уеннар булды. Уенда катнашкан һәр бала үзенең җитезлеген, кыюлыгын күрсәтте.
Тэги: китапханә балалар

10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 гыйнвар көнне Үзәк китапханә нәниләрне һәм әти-әниләрне "Книгостайл" могҗизалар бүлмәсендә узачак "Китапханәдә- Иске Яңа ел" исемле бәйрәм чарасына чакыра.

Тэги: #китапханә #балалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International