Бүген, илебездә аналогы булмаган Татарстан Республикасы Мәктәп Волейбол лигасының финал уеннары узды.
Ярыш Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында BRB холдингы делегациясе белән очрашу узды.
BRB холдингы вәкилләре ике көнлек визит белән Татарстанга холдинг потенциалын тәкъдир итү һәм хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышу максаты белән килгән.
"BRB International BV" – майлаучы майларга өстәмәләр, силиконнар кулланып технологик чишелешләр тәкъдим итүче компания.
Холдингның баш компаниясе – Reform Spor Sistemleri, 1994 елда синтетик җепләрдән махсус идән капламнары һәм спорт объектлары өчен полиуретан гранулалар җитештерүче буларак оештырылган.
Бүгенге көндә BRB холдингы спорт индустриясе, төзелеш, мебель сәнәгате, балалар өчен уен мәйданчыклары элементларын, ясалма идән япмаларын җитештерү, шулай ук авыл хуҗалыгы кебек тармакларда тәкъдим ителгән 10 компаниядән тора.
Агымдагы очрашуда яклар холдингның республика белән хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Татарстанда спорт объектлары оештыруны финанслау юллары турында фикер алышты.
Тэглар: спорт сотрудничество Турция
«Россия чаңгы юллары» дип исемләнгән бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда бу юлы ярышлар өч мәйданчыкта узды: Горкино-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы үзәнендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.
Казанда ярышларда барлыгы 20000гә якын кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.
Бу күңелле һәм файдалы чара өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!
Узган ял көннәрендә Әлки районында, һәвәскәр ауны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында, аучылар биатлоны буенча район ярышлары узды.
Чара ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән республиканың Әлки районы аучылары катнашында оештырылды.
1 урынны Әлки районының Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте командасы алды
2 урын - Әлки районының яшь аучылар командасы
3 урын - Әлки районының «Көньяк» аучылык хуҗалыгы.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Чаңгы ярышы районыбыздагы оешма, предприятиялар җитәкчеләре һәм коллективлары арасында, шулай ук авыл ярышчылары арасында узды.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |