Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кыр форматында уздыруга әзерләнә торган «Татарстанда кыр көне-2020» күргәзмәдә катнашучылар очрашты һәм экспонентлар белән танышты.
Аграрийлар өчен майда ягулык бәясе төште һәм аның тоннасы 39 950 сум булачак. Апрель аенда ташламалы бәя 41 200 сум иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.
Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде.
Бу көннәрдәге яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре плннарына үзгәрешләр кертте. Кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булдылар.
Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый.
2020 елның 17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе уза, анда, гадәттәгечә, азык-төлек сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә ирешелгән дөньякүләм казанышлар күрсәтелә. Росси Федерациясе күргәзмәдә 5 мең кв. метрдан артыграк мәйданда зур күләмле экспозиция күрсәтте. Анда илнең 18 төбәге үзләренең иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен – икмәк һәм кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез продуктларын, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, үсемлек мае, бал, шәраб һәм башка товарларын презентациялиләр.