Бүген А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе барышында «Йомык цикл икътисады, калдыклар белән эш иткәндә энергетика нәтиҗәлелеге һәм экология куркынычсызлыгы» дигән секциядә циркуляр икътисад принципларын кертү зарурилыгы, калдыклар белән эш иткәндә энергия нәтиҗәлелеген һәм экологик куркынычсызлыкны арттыруга бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
1 февральдә Татарстан Республикасының Премьер-министры А. В. Песошин региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыкларын оештыру турындагы 2 карарга имза куйды. Бу 10 715 һәм 1 380,72 гектар мәйданлы «Шорский» һәм «Нократ» тыюлыклары.
«Шорский» тыюлыгы Арча, Яшел Үзән һәм Биектау районнары территориясендә, нигездә ылыслы агачлардан торган, өч урман участогыннан төзелгән. Бу участокларның үзенчәлеге тайгага хас төрләр сакланып калуда: боҗыр, суер, ак куян, як, (төньяк)тиен, чырайсыз ябалак, һ.б. сирәк төр фауна. Тыюлыкны булдыруның максаты –тайгага хас табигый комплексны саклау, аны хуҗалык объектлары белән шактый тыгыз уратып алу шартларында үстерү. Участокны ныклап саклау белән беррәттән, тайгага хас төрләрне махсус биотехника ярдәме белән тәэмин итү, аның өчен биредә аларга уңайлы яшәү мохитенә ирешү һәм сыйфатлы тайга экосистемасын булдыру планлаштырыла.
«Нократ» Мамадыш районы территориясендә сулы-сазлы җирләрнең әһәмиятле участогында оештырылган. Анда кыргый үрдәкләрнең һәм башка төр су һәм су яны фаунасының бәбкәләрен чыгару һәм үстерү өчен оптималь шартлар бар. Бу урын Комитет тарафыннан ирексездә чыгарылган үрдәкләрне чыгару һәм тукландырудан һәм ясалма оялар урнаштырудан торган актив биотехника хисабына, монда кыргый үрдәкләрнең зур санлы төркемнәрен формалаштыру зонасы буларак карала. Ул Нократка һәм Кама буена кыргый үрдәкләрне күчерү ноктасы булып торачак һәм республикада бу төрнең иң популяр киек статусын кире кайтарачак.
Ел саен 11 гыйнварда безнең илдә, 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән оештырылган, Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнеп үтелә.
Бу вакыйга өчен 11 гыйнвар көне очраклы гына сайланмаган – бу көнне Россиядә 1917 елда Баргузин исемле беренче дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аны төзү Россиянең махсус сакланыла торган табигать территорияләре (МСТТ) системасын оештыруга нигез салды.
Белешмә өчен: Бүгенге көндә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды барлык дәрәҗәдәге 181 аеруча саклана торган табигый территорияне берләштерә, шул исәптән :
- 2 федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория, ә атап әйткәндә саклау зонасының гомуми мәйданы 36,68 мең га булган, ФДБУ «Түбән Кама «милли паркы» һәм ФДБУ «Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы»;
- 176 төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория, шуларның 143-е табигать һәйкәле, 25-комплекслы (ландшафт) профильле дәүләт табигать тыюлыклары һәм 8-дәүләт табигать зоология (аучылык) тыюлыгы, шуларның арасында 17 дәүләт табигый тыюлык администрация белән штатка ия;
- 3 җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория.