Төньяк идарә инспекторлары Татарстанның берничә районында «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре белән мавыктыргыч экодәресләр үткәрде.
Бүген В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «ЭОГ-проектлар (ESG-проектлар) белән идарә итү һәм оештыру» компетенциясе буенча төбәк этабы старт алды.
А.А.Малфеева исемендәге 1 нче Алексеевск мәктәбендә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә багышланган «Яшь экологлар» дигән чара узды. Беренче сыйныф укучылары экологик викторинада катнаштылар.
«Чиста ил» партия проекты кысаларында Теләче авылында экологик тәрбия темасына очрашу узды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруның нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар.
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында әзерлек төркеме балалары өчен «Без – табигать дуслары» дигән спорт-экология бәйрәме узды.
Нурлатта ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан оештырылган экология дәресе булды. Бу юлы 2 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән мавыктыргыч очрашу узды.
Чаллының 38нче мәктәбенең икенче сыйныф укучылары, туган мәктәбеннән чыкмыйча гына, мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Кама буе идарәсе инспекторлары алар өчен урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган танып-белү экодәресләрен үткәрделәр.
Экологлар Апас штп «Радуга» һәм «Кояшкай» балалар бакчалары балаларына безнең һәрберебезнең планетабызга ничек тәэсир итә алуы турында сөйләделәр.
«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» темасына 28 февральгә кадәр Экология министрлыгыннан республика экологик рәсемнәр конкурсында катнашыгыз. Эшләр Татарстан Республикасының сәнгать мәктәпләрендә укучы балалардан кабул ителә.
Мамадышның «Квантум» балалар иҗат үзәгендә Ватанны саклаучылар елын ачу һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган матур чара узды. Бәйрәм яшь талантларны, педагогларны һәм кунакларны берләштерде, Ватанга мәхәббәт һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш арасындагы бәйләнешне ассызыклады.