ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың 78 нче балалар бакчасының әзерлек төркемендә Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары белән экология дәресе узды. Балалар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы һәм табигатьне саклауның мөһимлеге турында белделәр.

Теләче 1нче балалар бакчасында мәктәпкәчә учреждениеләр арасында «Сәнгать аша - яшел планетага» республика экологик сәхнә иҗаты конкурсын бүләкләү булды.


7
февраль, 2025 ел
җомга

Кукмараның «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасында балаларда экологик культура формалаштыру мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада Татарстан һәм Нократ Аланы педагоглары катнашты.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың 28 нче мәктәбендә «Экология – яшәү тирәлеге» темасына экодәрес булып узды. Кама аръягы идарәсе инспекторлары безнең планета турында кайгыртуның мөһимлеге һәм аны саклау өчен безнең һәрберебезнең нәрсә эшли алуы турында сөйләделәр.


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Теләче районының Яңасала һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәпләрендә кышлаучы кошлар турында экология дәресләре үткәрелде. Балалар туган якларында яшәүче кошлар турында: нинди канатлы дуслар кышларга кала һәм салкыннарга ничек җайлашалар - бик күп яңалыклар белделәр.


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары 125 нче «Затейники» балалар бакчасы нәниләренә суның гаҗәеп үзлекләре турында сөйләделәр.


29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге хезмәткәрләре «Ресурс» 146 нчы лицее укучыларына чүп-чарны дөрес утильләштерү, су ресурсларын һәм электр энергиясен экономияле файдалану турында сөйләделәр.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Экологлар Каравыл Тавы авылы укучыларына әйләнә-тирә дөньяны саклау турында сөйләделәр. Балалар тыңлап кына калмады, чарада актив катнаштылар: шигырьләр сөйләп, табигатькә ничек ярдәм итүләре турында уртаклаштылар. 


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Чаллының 15нче мәктәбендә «Экология – ул...» темасына дәрес булды. Дәрес башында укучылар сорауга төрлечә җавап бирделәр: кемдер өчен экология – хайваннар һәм үсемлекләр, кайберәүләр өчен – табигать матурлыгы, ә кайберәүләр өчен – планетаның киләчәге өчен җаваплылык.


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Арча районының Үрнәк балалар бакчасында туган як табигатенә багышланган кызыклы һәм танып белү чарасы узды. Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары нәниләргә әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм аны саклау өчен җаваплылык тәрбияләп, интерактив дәресләр үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International