«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «PRoЭКо» экологик фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында Татарстан балалары канатлы дуслары турында чын кайгыртучанлык күрсәтте.
Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакайның 2нче мәктәбе укучылары өчен республикабыз тыюлыкларына багышланган экодәресләр үткәрделәр.
Чаллының 11нче мәктәбендә ел саен 15 гыйнварда билгеләп үтелә торган Бөтенроссия Россиядә кышлаучы кошлар көненә багышланган чара узды. Дүртенче сыйныф укучылары елның салкын вакытында безнең белән калган канатлы дуслар турында күбрәк белү өчен Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары белән очраштылар.
2025 елда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, беренче чиратта, ведомство эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән яңа социаль тикшеренү үткәрә.
Арча районының Иске Чүриле балалар бакчасында кышлаучы кошларга багышланган экология дәресе узды. Балалар Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары белән бергә канатлы дуслар дөньясына чумдылар.
Арчаның 1нче балалар бакчасында «Кышлаучы кошлар» фәнни-гамәли конференциясе узды.
Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда өченче сыйныф укучылары арасында экологик викторина узды. Яшь экологларның биш командасы әйләнә-тирә дөньяның байлыгы һәм матурлыгы турындагы белемнәрдә ярышты.
Түбән Каманың 13нче мәктәбендә калдыкларны эшкәртүгә багышланган экология дәресе узды. Кама аръягы идарәсе инспекторлары укучыларга дөньяның төрле илләрендә чүп-чар белән эш итүнең төрле алымнары турында сөйләделәр.
Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә Чаллыда яшәүче яшьләрне экология дөньясын өйрәнергә чакырган мавыктыргыч очрашу узды. 49 нчы кадет мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге белгечләре белән берлектә оештырылган һөнәри юнәлеш бирү чарасында катнаштылар.