Казан шәһәре Совет районының 114 нче балалар бакчасында Бөтендөнья икенчел эшкәртү көненә багышланган чара узды. Балалар мөһим экологик проблема – әйләнә-тирә мохитнең чүп-чар белән пычрануы турында белделәр һәм аны хәл итү юлларын таптылар.
Кемнәр ул юннатлар һәм заманча укучыны аларның хәрәкәте нәрсәсе белән кызыксындырырга мөмкин? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Татарстан мәктәп укучыларының экологик аңын уяту эшен дәвам итәләр.
Кукмарада 7 нче балалар бакчасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» исеме белән интеллектуаль уены узды. Чарада мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты.
Нурлат районының “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә “Планетаны коткарабыз” исемле мавыктыргыч экология мастер-классы узды. Бу чара – бишь яшьлекләрдән алып балигъ булу бусагасында торган яшүсмерләргә кадәр - төрле яшьтәге балаларны берләштерде.
«Россия – минем тарихым» тарихи паркында экология отрядларының республика конкурсы туры узды. «Яшел уеннар»ның читтән торып үткәрелгән этабында 11 команда катнашты – иң яхшы 6 команда алга таба сайлап алынды.
Биредә илнең 36 төбәгеннән яшь тикшеренүче-экологларның 178 доклады тәкъдим ителгән. Шул исәптән, җыентыкта Татарстан мәктәп укучыларының да 14 эше бар.
Түбән Кама балалар шахмат һәм бокс клубында тәрбияләнүчеләргә табигатькә зыян китермәс һәм куркыныч хәлләрдән качар өчен ялда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
Көндезге этапка онлайн-этап олимпиада биремнәрен хәл итүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 152 укучы үткән.
Түбән Камада шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан ял урыны булган «Урман» паркын җыештыру буенча масштаблы акция узды. Өмәнең инициаторы Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.
«Россия кедрлары» бөтенроссия хәрәкәте кысаларында Казанда агач утырту буенча экологик акция узды. «Солнечный» тернәкләндерү үзәге балалары 6 эрбет агачы утырткан, бу агачлар хәзер алар территориясен бизи.