Бүген, Бөтендөнья экологик белем бирү көнендә, Теләче 1 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары өчен Республика экологик семинары узды. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе белгечләре катнашты.
Төньяк идарә белгечләре Арчаның 11нче балалар бакчасында экология дәресе үткәрделәр. Экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кошлар - елның салкын вакытында ярдәмгә мохтаҗ булган кечкенә дусларыбыз, дип аңлаттылар.
ТР Экология Министрлыгыныңик буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәре гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экодәресе үткәрделәр.
Бүген, Россиянең кышлаучы кошлар көнендә, ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 22 нче балалар бакчасында булдылар. Инспекторлар өлкән төркемнәр өчен “Россиянең күчмә һәм кышлаучы кошлары” темасына дәрес үткәрделәр.
Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Менделеевск районы Монашев мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен “Экологик куллану” темасына дәрес үткәрделәр.
ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча очрашу үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк идарәсе белгечләре Арча районының Яңа Кенәр балалар бакчасында булдылар. Инспекторлар экодәрес үткәреп, анда балаларга туган як табигате һәм аңа сак карауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар әйләнә-тирә дөньяда барысы да үзара бәйле икәнен белделәр.
Төньяк идарә инспекторлары Арчаның 11 нче балалар бакчасында экология дәресе үткәрделәр. Экологлар суның файдасы һәм аның һәр кеше тормышында нинди әһәмияте булуы турында сөйләделәр.
ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Баулы районының «Алтынчәч» балалар бакчасында булдылар. Экологлар балалар өчен безнең илдә яшәүче хайваннар турында дәрес үткәрделәр һәм кече туганнарыбызны кайгыртырга һәм сакларга кирәклеген искәрттеләр.
Казанның IT-паркындагы «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында «Бүл. Сакла» студентлар фестивале узды, ул шәһәрнең 11 югары уку йортыннан студентларны берләштерде.