ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

Җәйге каникулларның иң кызган чагы. Чаллы мәктәп укучылары шәһәр читендәге балалар лагерьларында ял итәләр һәм көч җыюларын дәвам итәләр. 


2
август, 2024 ел
җомга

Балаларда әйләнә-тирә дөньяны аңлау һәм ярату сәләтен тәрбияләү – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең төп бурычы. Нәкъ менә шул яшьтә кешенең табигать белән үзара бәйләнешенә нигез салына.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Экологлар Арча районының Яңа Кенәр балалар бакчасында кунакта булды. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен алар «Табигать – безнең йортыбыз» дигән темага экологик агарту дәресе үткәрделәр. 

Экологик белем бирү буенча Бөтенроссия конференциясе 2024 елның 1 ноябреннән 2 ноябренә кадәр Томск шәһәрендә узачак. Конференция онлайн тоташтыру мөмкинлеге булган көндезге форматта уздырыла. 


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«Без – галактика балалары, ләкин иң мөһиме – без синең балаларың, кадерле Җир!». «Притяжение Земли» совет җырыннан юллар бүген үзенчәлекле, экологик яңгырашка ия һәм Мамадышта ачылган «Галактика балалары» исемле җәйге лагерь концепциясен бик яхшы характерлый.


19
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә мәктәп укучылары өчен палаткалы лагерь ачып җибәрде. Крутушка поселогында «Байтик» балалар лагере базасында «табигать законнары» темасына атналык программа планлаштырылган.

Әлмәттә «Яшел Адым – Зеленый Шаг 2024» II Бөтенроссия студентлар экология фестивале старт алды. Биредә, «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты базасында, Татарстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара өлкәсеннән, Ставрополь краеннан, Башкортстаннан, Дагыстаннан, Иваново, Волгоград, Новосибирск өлкәләреннән, Кырымнан һәм Удмуртиядән 120 студент берләшкән. 


16
июль, 2024 ел
сишәмбе

Азнакай шәһәренең «Патриот» палаткалы лагеренда экологик дәрес үткәрделәр. Балаларга белем бирү чарасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре килде.

16 июльдә ел саен Халыкара еланнар көне билгеләп үтелә. Ул кешеләрнең игътибарын бу гаҗәеп сөйрәлүчеләргә җәлеп итү һәм безгә еланнар турында күбрәк белергә булышу өчен оештырылган.


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Смена ахырына якынлашты, ә тәэсирләр диңгезе һәм белем багажы балалар белән озак калачак. Сарман районының Ләшәү Тамак мәктәбе базасында «Эко-Мәрхәмәт» экологик лагереның беренче агымы ябылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International