ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Экологлар яшь натуралистларга һава, су һәм туфрак үрнәкләренең ничек сайлануы турында сөйләделәр. Мәктәп укучыларына ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге буенча экскурсия үткәрелде, анда су, һава, туфрак пробаларына анализлар, башка тикшеренүләр һәм үлчәүләр эшләнә. Балаларга лаборатория белгечләренең эше турында җентекләп сөйләделәр, җиһазларны һәм приборларны күрсәттеләр. Шулай ук балаларга күчмә экологик лабораториянең техник җиһазлануын  һәм аның эш принципларын аңлаттылар.

ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең экология дәресе Азнакайның «Кояшлы» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урманга сәяхәт формасында үткәрелде.


29
апрель, 2023 ел
шимбә

Өмә  «Чиста уеннар» форматында узды, 154 команда катнашты. Ведомстволар хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар «Рус-алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәле территориясендә чисталык урнаштырырга күтәренке кәеф белән килде. Барлык катнашучыларны иртәдән үк «Яшел зарядка»да көттеләр, моннан тыш, оештыручылар Казан халкы өчен интерактивлар, мастер-класслар һәм саф һавада экодәрес әзерләде.

 


28
апрель, 2023 ел
җомга

Казанның 19 нчы гимназиясендә «Фән көннәре-2023» XV фәнни-гамәли фестивале узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты. Анда Казаннан һәм Чаллыдан 1-11 сыйныф укучылары катнашты.

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районының 9 нчы номерлы балалар бакчасы нәниләре өчен Татарстан традицияләренә багышланган экология дәресе үткәрде.


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Әлмәт районының «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы старт алды.

Питрәч районында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Көек авылының  2нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чүп-чарны сортлау һәм аны эшкәртү буенча белем бирү экодәресе үткәрделәр.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия Эколята көне билгеләп үтелә. Эколяталар-чын дуслар һәм табигатьне саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре экологлары тематик дәресләр әзерләделәр.

Бөтенроссия өмәсе кысаларында 22 апрельдә Чаллының 65 комплексы артында плоггинг форматында экоузыш узды. Анда катнашучылар спорт белән чүп-чар җыюны берләштерделәр. 45 минут эчендә 100 дән артык активист 200 капчык чүп җыйды. Чаллылылар биш кешедән торган командаларга берләшеп чүп-чар җыйдылар.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Чаллының 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Ломоносов укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылды. Конференциядә Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 60 тан артык укучы катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International