Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар язучы Михаил Пришвинга багышланган экологик-әдәби сәгать уздырдылар. Экосәгатькә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләрен чакырдылар.
Бүген үзенең 50 еллык юбилеен «Юл хәрәкәте яшь инспекторлары» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр оешмасы билгеләп үтә. Махсус бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрделәр, анда балаларга юлда экологик тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр. Юллардагы иминлек – ул уртак кайгырту.
Су анализын, кар эрүне һәм суда матдәләр эрүне тимер юл Кәләй станциясе поселыгынын «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тикшерә алган. Ә мондый гади һәм кызыклы фәнни тәҗрибәләрне уздырырга аларга ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ярдәм итте.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе лабораториясендә 26 нчы гимназия укучылары өчен танып-белү экскурсиясе узды.
20-28 февральдә «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасыннан «Экология университеты» республика онлайн-интенсивы узды. Укуларны Татарстан Республикасы экология берләшмәләренең кураторлары һәм координаторлары узды.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе укучылары өчен «Батарейка тапшыр - керпеләрне коткар» темасына экологик дәрес үткәрде.
Алабуга балалар экология-биология үзәгендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 7-11 сыйныф укучылары өчен «Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә» ХIV фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең яшь натуралистлары өчен экодәрес үткәрделәр, анда канатлы дусларга кышны кичерергә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Киров районының 2 нче билингваль балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укытучылар белән бергә, экологик бәйрәм оештырдылар, анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чакырылган иде.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең 4нче гимназиясенең 2нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья диңгез имезүчеләрен яклау көне алдыннан иҗади-экологик дәрес үткәрделәр.