«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.
Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклагыз» дигән танып-белү экодәресе үткәрде.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм экологик агарту бүлеге белгече 43нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен экодәресләр үткәрделәр.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 2нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч экологик дәрес үткәрде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4 нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән темага экодәрес үткәрде.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә Буаның 2нче лицееның 4нче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.
Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Тәтеш районы Олы Тархан мәктәбенең 7 сыйныфы өчен экологик дәрес үткәрделәр.
Ел саен, 2 февральдә, Бөтендөнья сулык-сазлык җирләре көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - әлеге объектларга игътибарны җәлеп итү.
Экология министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре татар телендә мавыктыргыч эко дәрес үткәрделәр. Әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык һәм Кызыл китап турында Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына сөйләделәр. Дәрес барышында балалар Кызыл китап белән таныштылар, сирәк һәм юкка чыккан хайваннар һәм үсемлекләрнең сурәтләрен карадылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә Буа шәһәренең «2нче лицей»дагы 5нче сыйныф укучылары файдаланылган батарейкалар алып килделәр. Гомуми тырышлык белән 11,6 килограмм җыелды.