Питрәчнең 2нче мәктәбе укучылары «Макулатура тапшыр - агачны коткар» дигән акция оештырдылар.
Файдалы экогадәтләрнең мөһимлеге, калдыкларны аерым җыю һәм икенчел чималны файдалану турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы һәм Кама буе территориаль идарәләре экологлары сөйләде.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Нурлат районының «Буратино» балалар бакчасы балалары өчен экологик белем бирү дәресе үткәрделәр.
Чаллының 4нче экологик-биологик үзәгендә Татарстанның шәһәр һәм районнарының 5-11 сыйныф укучылары өчен «Экология, шәһәр һәм без» дигән фәнни-гамәли экологик конференция булып узган. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре дә чакырылган иде.
Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең аналитик лабораториясендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы студентлары өчен практика көннәре үткәрелде.
Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә Чистайның 16 нчы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен экология дәресе үткәрделәр.
Татарстанның 1600 баласы Юннат хәрәкәтенә җәлеп ителгән инде, хәзер мәктәп укучылары һәм экоактивистлар юннатлар сафын тулыландыруны дәвам итәләр.
Буаның «Әкият» һәм «Теремкәй» балалар бакчалары өчен Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары «Кышын кошларны саклагыз» дигән мавыктыргыч экология дәресе үткәрде.
Теләче районының 2 нче балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашында экологик атна үткәрелде.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районы Эзмә мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч һәм танып-белү экология дәресе үткәрделәр.