Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 171 нче балалар бакчасында булып, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Энергия саклау көне» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге укытучылар өчен төбәкара экологик семинар-практикум булып узды. Анда Төньяк территориаль идарә экологлары һәм Казан, Кукмара, Арча, Зеленодольск, Әлмәт һәм Нократ Аланы шәһәрләреннән балалар бакчаларының белгечләре катнашты.
Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре «Чиста Булачак» экоактивистлары белән бергә Чаллының 41 нче һәм 43 нче мәктәпләрендә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Эко эстафета» уздырдылар.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Түбән Ослан гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, анда балалар өчен «PROcвет» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде.
185 нче номерлы күппрофильле лицеенда яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Юннатлар сафына 3 сыйныфларның 26 укучысы өстәлде. Уку елы башыннан балалар күлләрнең һәм сулыкларның экологик торышын сыйныфтан тыш эш кысаларында өйрәнделәр.
Чаллының 59 нчы полилингваль гимназиясе укучылары хәзер калдыкларны сортларга аеруның һәм икенчел эшкәртүнең нәрсә икәнен беләләр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары һәм «ПЭК» ҖЧҖ белгечләре татар телендә чүп-чарны аерым җыю турында танып-белү дәресе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә җиңүче булды, ә Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту проекты «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә иң яхшы проект дип игълан ителде.
Быелдан башлап Татарстанның муниципаль бюджет учреждениеләре «Утильләштерү мәктәбе: электроника» яңа федераль проекты кысаларында искергән техниканы бушлай утильләштерә алачак. Проект турында журналистларга ТР Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораторияләрендә Татарстан балалары булды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалының 3 курс студентлары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.
Казанның Вахитов һәм Совет районының 12нче һәм 141нче мәктәпләрендә яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Мәктәп балаларын котларга һәм юннат сафларына кабул итәргә Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Саттарова һәм Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков килде.