ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

«Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасы кысаларында Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» экология үзәгендә экологик тәрбия бирү буенча XI Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале үткәрелде.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, «Цифрлы дәрес» республика программасы кысаларында, Нурлат балалары белән очрашты.

 

Арча районының 2 нче номерлы мәктәбендә «Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чараны ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Арчаның  2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештыра.

Арча шәһәренең 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкияти урман буйлап экскурсия оештырды, анда Урман Феясы барлык файдалы экологик гадәтләрне өйрәтте. 

 


13
май, 2022 ел
җомга

«Экологик эз»нең нәрсә икәнлеге һәм аны ничек итеп киметү турында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Экологлар 10 номерлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик белем бирү чарасы үткәрде.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Ләшәү-Тамак мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары янына күчмә экология лабораториясе белән килде.

 

Чаллыда, «Парклар маршы-2022» Халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында, экологик десант узды. Шәһәр буйлап балалар ясаган рәсемнәр, плакатлар һәм шарлар белән бизәлгән бәйрәм трамвае үтте.

 


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Төньяк территориаль идарә белгечләре Арча районының 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә чүпне ничек дөрес итеп аерырга кирәклеге турында аңлатты. Балалар «Батарейкалар, бирелегез!» һәм «Яхшы капкачлар» кебек экология акцияләрендә катнашулары турында сөйләде. 

Казанның 91 нче номерлы һәм Питрәчнең 2 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергә,  кошлар өчен 20 дән артык оя ясады.

Чаллының Экология үзәгендә гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм педагоглары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары белән берлектә, «Мәктәп яшендәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү: проблемалар, инновацияләр, перспективалар» дигән темага семинар үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International