Азнакай гимназиясендә экология үзәкләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча беренче семинар булып узды.
Чаллы «Чиста уеннар»ны үзенчәлекле итеп, ягъни плоггинг форматында уздырырга уйлаган. Катнашучылар ачык һавада йөгерү белән бергә чүп җыйган, пластикның күп булуы ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә 200 активист 110 капчык чүп җыйган, болар исәбенә 27 капчык пластик һәм 23 капчык пыяла да керә.
Конференцияне ачу тантанасында катнашучыларны Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Балтач районының «Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов сәламләде.
Министрлыкның барлык территориаль идарә инспекторлары балаларга «Безнең уртак йортыбыз көне» дип аталган, әлеге датага багышланган дәресләр уздыру өчен мәктәпләргә килде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, махсус Экологик белем көненә багышлап, лицей-интернатның беренче сыйныф укучылары һәм Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Бу бәйрәмнең тарихы 1992 елга барып тоташа. Әйләнә-тирә мохиткә бәйле мәсьәләләр күтәрелгән БМО конференциясендә экологик белемнең кешелек үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия булуы ассызыклана.
Бүген Буа шәһәре «Лицей-интернат»ының беренче сыйныф укучылары Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары белән бергә космонавтика һәм космик сәяхәтләр дөньясына чумдылар.
Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре Балтач районы «Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укучыларына кошларга яшәргә уңайлы булсын өчен, сыерчык оясын ничек итеп ясарга кирәклеге турында сөйләде.
11 апрельдән 11 майга кадәр VK социаль челтәрендәге рәсми аккаунтта «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән темага видеобәйге уза.