ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Балалар әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен арттырганнар, кошларны күзәтүләре турында сөйләгәннәр һәм кызыклы хәлләр белән уртаклашканнар. 


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Югары Ослан урта мәктәбе укучыларына табигатьне һәм экологияне ничек сакларга кирәклеге турында  сөйләгән.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ребуслар чишкәннәр, викториналарда катнашканнар һәм «Сүз төзе» уенында көч сынашканнар. Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллының 88 номерлы мәктәбендә шундый дәрес уздырган.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Министрлыкның Үзәк һәм Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү техника университетының Казан технология көллияте һәм Казан федераль университетының Яр Чаллы институты укучылары белән очрашты.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Табигатьнең торышы өчен кешенең җаваплы булуы турында күзаллау формалаштыру максатында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 4нче мәктәп-интернаты укучылары өчен «Дөнья – эколог күзлегеннән» дигән экологик дәрес үткәргән. 


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районының 6 нчы мәктәбе укучылары өчен экологик дәрес үткәргән.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары өчен «Су һәм кеше» дигән экология лекциясе уздырган. Максаты – яшәеш өчен мөһим булган ресурска сакчыл карашка мотивацияләү.

Нәрсә ул ресурслар һәм безнең җиребез нәрсәләргә бай, кеше файдалы казылмаларны ничек куллана? ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре бу һәм башка сорауларга җавап биргән.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты һәм Татарстан Республикасы Яшь натуралистлар слеты узды. Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТРда РГБ, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай шәһәренең 20 нче Мозайка мунициапль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен калдыкларны икенчел файдалану, аларның таркалу вакыты, чүпне дөрес итеп сортларга аеру һәм утильләштерү турында экологик дәрес үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International