«Эковесна2021» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск муниципаль районы Коргуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Су – яшәү чыганагы» дигән темага экология дәресе уздырган.
«Эковесна2021» акциясе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече, Яр Чаллы шәһәренең 39нчы «Весёлый улей» балалар бакчасындагы тәрбиячеләр белән берлектә, тәрбияләнүче балалар өчен экологик дәрес үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназия укучыларына табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында сөйләгән.
2 нче номерлы Минзәлә мәктәбендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашында экология атнасы узган.
Кызыклы уеннар уйнап, табышмаклар чишеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлаганнар. Буа шәһәренең «Светофорик» һәм «Сказка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләре узган.
Чүпүткәргеч кая бара һәм калдыкларның алдагы юлы нинди? Бу хакта «Бүлү кагыйдәләре» конкурсында катнашучылар – өч югары уку йорты – КДЭУ, КХТИ, КАИ студентларына сөйләгәннәр. «ПЖКХ» ИК хезмәткәрләре балалар өчен чүп-чар төяү станциясендә экскурсия үткәргән.
24 апрельдә «Эковесна 2021» үзәк республика өмәсе кысаларында сезонның беренче уены узачак.
Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Табигать белгечләре» дигән темага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены узган. Максаты – балаларда табигатькә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру.
Бүген – Бөтендөнья экология белемнәре көнендә Казан шәһәренең 133нче балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Каен бәйрәме» дигән экологик чара үткәрелгән. Өлкән төркем балалары татар телендә табигать, агачлар турында шигырьләр сөйләгән, җырлар башкарган, биеп, күңелле уеннар уйнаган.
Эколог эшенең үзенчәлекләре һәм лабораториядә тикшеренү алымнары методлары турында сөйләгәннәр. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсуслаштырылган инспекция хезмәткәрләре Чистай шәһәренең 28нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәргән.