Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләре «Башка планета» халыкара экология квестында катнаша ала. Команданы укытучы (яки уку йортының башка вәкиле) һәм студентлар тәкъдим итә.
Укучыларда табигатькә җаваплы караш формалаштыру максатында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Чаллы дәүләт педагогика университеты хезмәткәре Марина Колпакова белән берлектә, Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ЭКОдәрес үткәргән.
Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларының 3-4 кешелек студент командалары чакырыла. Оештыручылар булын Казан милли тикшеренү-технологик университеты катнаша, партнерлар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте һәм Мега Казан сәүдә үзәге.
Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләре «Башка планета» халыкара экология квестында катнаша ала. Команданы укытучы (яки уку йортының башка вәкиле) һәм студентлар тәкъдим итә.
Чараны «ЭКА» төбәкара экология иҗтимагый оешмасы оештыра. Экологик дәресне сыйныфта да, онлайн да үткәрергә мөмкин. Дәреснең барлык материаллары дистанцион форматта уздыру өчен җайлаштырылган.
Булачак экомәгърифәтченең портретын төзеп, «Пластикны дөрес тапшыр!» дигән видео-кулланма ясау буенча иҗади бирем үтәлгән, «чукрак телефон» уенында коммуникатив күнекмәләрне сынап карап, гамәлдә мәгълүматны ничек итеп дөрес җиткерергә кирәклеген белгәннәр.
Эшчәнлеге РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Экокласс.рф» россиякүләм порталы «Безнең белән арала» дигән россиякүләм экологик дәресен инглиз телендә үткәрү турында игълан итә. Дәрес 7-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм Россия мәктәпләрендә 2020 елның ноябреннән 30 декабренә кадәр узачак.
«Нур» яшьләр үзәгендә «Экоактивлар 2020/2021» дигән тантаналы чара узган, анда узган сезонга йомгак ясалган һәм яңасына старт бирелгән.
Кошлар нинди файда китерә? Ни өчен кышын аларга кеше ярдәме кирәк? Каурыйлы дусларга нәрсә ашатырга була, ә нәрсә ярамый? «Песнәк көне» экологик бәйрәменә багышланган чара барышында Азнакай шәһәренең 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларны кызыксындырган сорауларга җавап биргәннәр.
Исегезгә төшерәбез, 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар арасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсы үткәрелде, эшләр 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Табигать күзәтүләре белән тутырылган көндәлекләр бәяләү өчен жюрига җибәрелде.