Экологик тәрбия – баланы экологик культура булдыру юнәлешендә үстерү ул. Казан шәһәре 291нче балалар бакчасында “Экологик тәрбия чаралары белән сөйләм телен үстерү бурычларын тормышка ашыруга карата инновацион якын килүләр” дигән темага республика семинар-практикумы үткән.
Экология мохитендә калдырылган эзләребезне ничек киметергә? Кибеткә җайлы гына, экологиягә зыян китермичә генә ничек йөрергә? Чаллы шәһәре 77нче гимназиясендә белем алучы балалар шуларны һәм кызыклы башка бик күп әйберләрне белүгә ирешкән.
Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туып үскән ягыбыз – яшел бишегебез ул” дигән чара булып узган. Анда 6 һәм 8 сыйныфлар укучылары театрлаштырылган тамаша әзерләп, яшьтәшләренә туып-үскән ягыбызның табигатенә карата мөнәсәбәт буенча дөрес карарларга килүнең мөһимлеген җиткергән.
Укучыларга табигать бергәлегендәге мөнәсәбәтләрнең күптөрлелеге турында белемнәр сеңдерү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтештә П.С. Ханжин исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге темага экология дәресе уздырган.
Ни өчен үсемлекләр яшел төстә? Салават күпере төрле төсләрдә була. Ә күлләвекләрдә кабарчыклар нидән хасил була? Яңгырданмы? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәттә мең дә берне белергә теләүче мәктәп укучылары өчен практикум үткәргән.
2020 елга нинди планнар корылуын сөйләү генә түгел, бәлки әле халыкны шуларга үзгәрешләр һәм тәкъдимнәр кертүгә дә җәлеп итәргә. Бүген “Татмедиа”да Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республиканың экологик юнәлештәге волонтерлык хәрәкәтләре белән берлектә алда торучы экоакцияләр белән таныштырды.
Азнакай шәһәре “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында, экологик тәрбия эше нәтиҗәсен арттыру максатыннан чыгып, “Эколятлар – табигатьнең яшь сакчылары” дигән муниципаль конкурс үткәрелгән.
Тукай районы Новый бистәсе урта мәктәбе укучылары туып үскән ягыбызның табигатен саклаучылар роленә кереп алган. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында экология дәресе узган.
Су – Җир йөзендәге төп байлыкларыбызның берсе. Төче су беткән очракта планетабызның язмышын күз алдына да китерүе кыен. Экология дәресендә балаларга Экология-биология үзәге педагоглары су объектларына карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләгән.
Әлмәт районы Кичү авылында “Сказка” балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлар “Һөнәрләр шәһәре”нә сәяхәт кылган. Бу юлы сабыйлар өйдә аерып җыелган чүпнең махсус предприятиеләргә кадәр ниндирәк юл узуын һәм бу процесска нинди һөнәр ияләре җәлеп ителүен өйрәнгән.