Тәтеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасында “Кошлар ашханәсе”н ачу тантанасы булган. Балалар, әти-әниләре белән бергәләшеп, кошлар өчен җимлекләр әмәлләгән. Хәзер нәниләр һәр көн саен саф һава суларга чыкканда, иң элек канатлы дуслары “ашханәсе”нә ризык салырга ашыга икән.
Казан шәһәре 80нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораториясендә булып киткән. Биредә аларга Үзәк махсус инспекция белгечләре экскурсия үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Татарстан Республикасында экология проблемалары һәм аларны мәктәп дәрәҗәсендә хәл кылу” дигән темага “Түгәрәк өстәл” булып узды.
Азнакай һәм Буа шәһәрләрендә һава торышы чагыштырмача җылы булуга карамастан, тыюлык белгечләре безнең якларда кышлаучы кошларны кайтыргу турында белем бирү чаралары үткәрделәр. Алар шулай ук «Песнәк көне» Бөтенроссия бәйрәменә дә багышланган иде.
Бүген Чаллы шәһәренең 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның “Экология, шәһәр һәм без” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узган.
“Иллюминатордан җир күренә”. Бүген Казан шәһәре 190нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләр пластиктан, кәгазь һәм башка материаллардан ясалган гаҗәеп киемнәрдән “Земляне” төркеменең әнә шул “Земля в иллюминаторе видна” дигән популяр җырын башкарган.
Табигать билгеләре арасындагы элемтәләрне билгеләделәр һәм көзгә хас үзенчәлекләрне барладылар. Кәләй станциясе тимер юл бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә экология дәресе үткәрелде.
Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү укучылары белән кешеләр гамәлләренең табигать торышына йогынтысы турында сөйләшкәннәр.
Балаларга “Экологик ГТО” дигән мәктәп проектын тормышка ашыру кысаларында махсус значоклар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мәктәп укучыларында табигатькә карата сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, “А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей” да укучылар өчен экология дәресе уздырды.