ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 13-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тыюлыклы табигать турында сөйләделәр. Экологик белем бирү чарасын «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде. Алар тыюлыкларның әһәмияте, сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар.

 

Чистай районының 16нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар җимлекләр күргәзмәсендә катнашкан. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары катнашкан.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар бакчасына йөрүче  сабыйларга хәтле: зурраклары, кечерәкләре  – барысы да экология турында күпне белә хәзер. Әнә Кәләй тимер юл станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә кече, урта һәм өлкән төркемнәрдә ачык дәресләр уздырылган.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Мамадыш районы Зур Шыя урта мәктәбе укучылары өчен бәйрәмчә экологик чара уздырган.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Балтач районы Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган җиребез” дигән Төбәкара экологик форумының “очный” этабы узган. Татарстан Республикасы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Иленең Мари-Турек районы мәгариф учреждениеләренең 2-11 сыйныф укучыларыннан 150 ләп хезмәт алынган.  Иң күп балл туплаган балалар йомгаклау этабына узган.

Әлмәт шәһәре 34нче “Чебурашка” катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр кече туганнарыбызны кайгыртырга өйрәнеп үсә.  Сабыйлар табигатьне саклау акциясе кысаларында безнең якларда кышлаучы кошкайларга ярдәм итәргә карар кылган.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәрендә гимназия укучылары өчен Яңа ел алдыннан экологик бәйрәм үткәргән.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә. 


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее нигезендә "Кичкетаң" дәүләт табигый тыюлыгы һәм «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йорты берлектә оештырган," Укучыларның экология-биология юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен формалаштыруда инновацияләр"дигән муниципаль семинар булып узды. Семинарда биология һәм экология укытучылары, "Росток" экологик хәрәкәте активистлары, “Яшел Армия” мәктәп урманчылыгы һәм ЭкОС (Экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары, лицей укучылары катнашты.

 


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән  һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан җыелган 117 педагогик хезмәткәр экология өлкәсендә файдалы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International