«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Чистай шәһәренең «Непоседа» исемле 7нче балалар бакчасында «ТР Кызыл китабы белән танышу»темасына тематик дәрес үткәрделәр. 5 - 6 яшьлек 26 тәрбияләнүче беренче тапкыр ТР Кызыл китабы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.
Дәреснең тагын бер максаты булып, балаларга Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» тыюлыгы турында сөйләү иде. Тыюлык белгечләре балаларга ТР Кызыл китабы турында сөйләгәндә, Кызыл китапка кертелгән һәм тыюлыкта яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр турында да сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табигатьне, хайваннарны ни өчен сакларга кирәклеген һәм мәсәлән, ата-аналар белән берлектә сыерчык оялары, җимлекләр ясап, балалар табигатькә ничек ярдәм итә алганнарынаңлаттылар.
Дәрес барышында балалар актив катнаштылар: сораулар бирделәр, нинди хайваннарны белүләре һәм күрүләре турында сөйләделәр. Дәрес ахырында хайваннар турында табышмаклар бәйгесе үткәрелде.
«Зөя» дәүләт табигый тыюлык белгечләре «Аеруча саклана торган табигый территория» темасы буенча, Яшел Үзән районының Әйшә урта мәктәбендә һәм Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицеенда экологик дәресләр үткәрделәр.
2-3 сыйныф укучыларына ООПТ хәрефләренең нәрсә аңлатканын, ул территорияләрдә нәрсәнең “аеруча” сакланганын һәм алар ни өчен оештырылганын аңлаттылар. Дәресләрнең нәтиҗәләре буенча танып-белү уеннары-викториналар үткәрелде. Балалар кроссвордларны, ребусларны кызыксынып чиштеләр , күбесе өчен башта авыр булган ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр буенча мәгълүмати карточкалар тутыруда үз көчләрен сынап карадылар.
Әйшә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары: "Кешенең хәзерге тормышы бик интенсив һәм, кызганычка каршы, табигатькә зыян китерә. Шуңа күрә тыюлы зоналар оештырырга кирәк. Чөнки пластик шешәләр, консерва банкалары һәм башка көнкүреш чүп-чарларга абынмыйча, табигатьнең чиста почмакларын күрү һәркемгә рәхәт», – дигән фикергә килделәр.
«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, Әлки районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә узган, мәктәп укучыларының XXV Идел буе фәнни экологик конференциясендә катнаштылар.
Конференция берничә теманы берләштерде: «Биологик төрлелекне саклау», «Кеше организмына углекислый газның йогынтысы», «Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема», «Җәйге-көзге чорда күчмә кошларның үз-үзен тоту үзенчәлекләре», «Су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану».
Укучылар конференциягә үзләренең уникаль эшләрен әзерләп килделәр. Конференциядә катнашучыларның игътибарын ,Н. Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Мөхәммәткәримова Азалия “Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема” дигән чыгышы белән, җәлеп итте. Ул үз эшендә, батарейкаларның әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысы турында сөйләде: « Батарейкада “чүп тартмасына ташларга ярамый” дигән маркировка булса да, респондентларның 95% ы батарейкаларны дөрес утильләштермәүнең әйләнә-тирәлеккә һәм халыкның сәламәтлегенә зыян китерүе турында хәбәрдар түгел”.
«Спас» тыюлыгы белгечләре су ресурсларын саклау һәм куллану, су биологик ресурсларын яңадан торгызу чаралары, табигатьтә суның роле турында лекция белән чыгыш ясадылар.
Чара ахырында конференциядә иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары тапшырылды.
Хәзер безнең республика сулыкларында балык кислород җитмәүдән җәфа чигә торган чор бара. Сулыклар һавадан һәм яктылыктан боз һәм кар белән изоляцияләнгән, нәтиҗәдә суга кислород керми, ә караңгыда булган суүсемнәр кислород эшләп чыгара алмый һәм суны үзләренең черемә калдыклары белән агулый башлый.
Татарстан Республикасында 8 000 артык күл һәм буа бар. Нәкъ менә буаларда һәм күлләрдә, агым булмаганга күрә, кыш көне һава җитмәүдән бөтен балык үләргә мөмкин.Балыклар һава җитмәүдән үлмәсен өчен, кислородны суга үтеп керү мөмкинлеген ясарга кирәк. Моның өчен кечкенә чокырлар яки майналар тишәләр.
Майналар-бензопычкы белән ясалган һәм боз каплау процессын тоткарлау өчен, ботаклар яки салам салынган зур бәкеләр (якынча 1, 5х2 метр). Майналар, гадәттә, тәҗрибәле кешеләр,профессионаллар, балыкчылар тарафыннан ясала, шул ук вакытта, суны кислород белән баету өчен, кайвакыт компрессорлар кулланалар. Мәсәлән, иртәгә, 16 февральдә, балык тотучылар майналар ясарга Мишә елгасына чыгачаклар.
Һәркем үз йорты яки дачасы янындагы сулыкка ярдәм итә ала. Иң җиңел һәм имин ысул - примитив аэрация кулланып лункалар ясау. Моның өчен боздагы карны чистарталар, кечкенә чокырлар казыйлар һәм камыш бәйләме салалар (чөнки бу куыш сабаклы үсемлек).
Камыш бәйләме кечкенә чокырга тыгызлап тутырылган һәм озын булырга тиеш ( боз астына 50 см аска китәргә һәм боз өстендә дә 50 см озынлыкта калырга тиеш). Югары өлеше, һава сабак буйлап керсен өчен, киселгән булырга тиеш.
Хәзер Татарстанда «Балык-булсын!» исемле экологик белем бирү һәм табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың төрле сулыкларында мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән кечкенә чокырлар ясау буенча чаралар үткәрәләр. Чара кысаларында 547 катнашучы (аларның 157 е-балалар) ярдәмендә сулык мәйданының 108 кишәрлегендә 2130 кечкенә чокырлар борауланган инде.
Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү максатыннан “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чара үткәрелде. Әлеге чарада “Дала” тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов үзенең чыгышын укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүгә, экологик тәрбия бирүгә багышлады. Үзе белән алып килгән видео мәгълүматлар белән танышкач, карагач укучыларның, хәтта өлкән кунакларның күңелен хисләндерде, тирә-якка булган мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлтте. Табигатькә, чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү, туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү тыюлык хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора.
Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Чишмә суы минераль тозларга бай, аларның составында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган, игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый.
Төбәгебездәге чишмәләр бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.
Чараның ахырында катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорадылар.
«Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең «Батыр» балалар бакчасы белән берлектә «Кошлар ярминкәсе» дигән чара үткәрделәр.
Чараның максаты- кышлаучы кошларга җимлекләр элеп ярдәм итү һәм шул җимлекләрдә өзлексез ашатуны оештыру. Мондый акцияләр үткәрү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдырырга, аларга туган якның тере җанварлары турында ,аларның әһәмияте һәм яшәү рәвеше турында белем бирергә булыша. Ә тагын җимлек - табигый мохиттә кошлар артыннан күзәтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Чара барышында 30 җимлек урнаштырдылар, аннан соң балалар белән кышлаучы кошлар турында викторина үткәрделәр. Табигатьтә үткәрелгән вакыт балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен кечкенә бәйрәм шикелле узды.
Татарстанның белем бирү оешмаларында, экологик белем бирү дәресләре кысаларында, балаларны туган як кошлары белән таныштыру һәм җимлекләр ясарга өйрәтү дәвам итә.
Мәсәлән, «Кичке Таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Кырынды башлангыч мәктәбендә дәрес үткәрделәр. Ул “Кышлаучы кошлар” дип исемләнгән уенлы программа рәвешендә узды. Дәрес балаларны туган якларында кышка калучы канатлыларның төрләре һәм аларның һәркайсының тавышы белән таныштырды. Дәресләрдә кошлар өчен җимлекләр ясауга аерым игътибар бирелде. Балаларда «Кошлар» темасына кызыксыну уяту һәм аларның белемнәрен ныгыту өчен, «Кышлаучы кошлар», «Кошларны ашатыгыз», «Дүртенчесе артык»,«Җимлектә кем», «Кошны ясап бетер» һ.б. дидактик уеннар кулланылды. Уеннарда балалар кышлаучы кошлар турында белемнәрен системалаштырдылар, кошлар өчен "меню" белән таныштылар.
«Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре Арчаның 7нче урта мәктәбендә булдылар, анда башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Кышын кошларны ашатыгыз!"дигән чара уздырдылар. Ата-аналар ярдәме белән җимлекләр ясадылар һәм соңыннан аларны балалар мәктәп паркында элеп куйдылар.Педагоглар тыюлык хезмәткәрләре белән берлектә укучылар арасында "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән рәсемнәр конкурсы, Арча районының кышлаучы кошлары турында докладлар конкурсы үткәрделәр, ә шулай ук кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында презентация күрсәттеләр.
Шулай ук Балтач районы буенча Татарстан Республикасының Биоресурслар комитеты белгечләре “Балтач районының гомуми үсеш төрендәге 2 нче балалар бакчасы”нда җимлекләрне элеп кую буенча чара үткәрделәр. Ул чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре катнашты. Шулай ук балалар туган як табигате турында белемнәрен күрсәттеләр, кышлаучы кошларны санап чыктылар, дәрес ахырында барлык катнашучылар да Комитет һәм «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы грамоталары алдылар.
Татарстан Республикасында, 2-8 февраль көннәрендә Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышланган төрле экологик белем бирү дәресләре үткәрелде. Ел саен дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре районнарның белем бирү оешмаларында лекцияләр, конкурслар, викториналар үткәрәләр, Татарстанның аерым саклана торган су территорияләре турында сөйлиләр:
- Татарстан Республикасы Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә «Ак каен» дәүләт табигать тыюлыгы;
- Буа шәһәренең «Ак каен» балалар бакчасында «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Экологик әлифба» викторинасы;
- ТР Әгерҗе районының Кырынды урта мәктәбендә «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Сазлык патшалыгында» викторинасы;
- «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләреннән ТР Спас районының «Болгар санаторий мәктәп-интернаты»нда һәм «Болгар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә ачык дәрес;
- «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә «Байбак көне» белән бергә сулы-сазлыклы җирләр көне, Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә «Ык буе төбәгенең тыюлыклы табигате» темасына лекция;
- Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган бәйрәмдә Дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге хезмәткәре катнашты. Чара театральләштерелгән тамаша формасында узды, анда «Су анасы» балаларны кунакка чакырды, сазлыклар турында фильм күрсәтте һәм үз проблемалары турында сөйләде. Балалар табышмаклар чиштеләр, су-сазлык хайваннары һәм үсемлекләре турында сөйләделәр, «Су анасын» чүп-чардан коткарырга ярдәм иттеләр, җырлар җырладылар һәм викторинада катнаштылар. Дәрес ахырында барлык катнашучылар һәм мәктәпнең педагогик коллективы Дәүләт комитетының призлары һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.
Урманнар белән беррәттән сулы-сазлыклы җирләр кислородның иң мөһим регенераторлары булып тора, ә сазлыкның төп кыйммәте – суны туплау һәм аның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге. Моннан тыш, сазлыклар- күп кенә хайваннарның йорты. Сазлыкларны саклау, беренче чиратта, су янында яшәүче кошларны сакларга ярдәм итә. Россия территориясенең 10% сазлыклар астында. Орнитологлар исәпләп чыгарганча, бу территорияләрдә көз көне 10 миллионга якын суда йөзүче кош исәпләнә, алар Россия популяциясенең 12 процентын тәшкил итә.
Халыкара әһәмияткә ия булган, суда йөзүче кошлар яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән сулы-сазлыклы җирләр турындагы конвенциягә, 1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә имза куелгани мсч. Шул вакыттан бирле ул Рамсар конвенциясе исемен йөртә, ә аңа имза куйган көн Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне дип игълан ителә. Россия (СССР составында) 1975 елда Рамсар конвенциясенә кушылды.
Ә бу елның 6 февралендә Татарстан Республикасында, уникаль сулы-сазлыклы комплексны саклау өчен, «Чирмешән» комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы барлыкка килде.
«Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Хазиев Р. К., Муллагалиев А. Н., Гарифуллин Н.Р., «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» нең экологик тәрбия буенча методисты Бариева Р. белән берлектә, «Бөтендөнья тыюлыклар көне»дигән экологик дәрес-викторина үткәрделәр. Кече Лызи урта мәктәбе укучыларына Татарстан Республикасының һәм Балтач районының аеруча саклана торган табигать территорияләре турында сөйләделәр. Викторинада җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
Викторинадан соң «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре белән укучылар һәм укытучылар өчен кышкы экологик сукмак буйлап экскурсия оештырылды. Җәйге вакытта балалар белән экологик сукмакта эшләү тәҗрибәсе булуга күрә, экологик сукмакларның кышкы маршруты балаларның яшенә карап эшләнде. Мәктәпкә якынрак урында урнашкан һәм күзәтү өчен уңайлы табигать объектлары кулланды.
Шулай ук хезмәткәрләр кышкы экологик сукмак буйлап экскурсияне Салаус балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә үткәрделәр.
Экологик сукмакта балалар тере объектларны күзәттеләр, кошлар өчен җимлекләр элделәр һәм кошларны күзәттеп, бер-берсеннән аерырга өйрәнделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында экологик белем бирү һәм экологик белемнәрне үстерү кысаларында, «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре И. Р. Кашапов һәм Г. С. Хәкимова Азнакай гимназиясендә «Тыюлык урыннары» дигән темалы класс сәгатендә булдылар. Алар анда 3 сыйныф укучыларына тыюлыклар турында, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен саклауда һәм торгызуда аларның әһәмияте, шулай ук уникаль табигать ландшафтларының әһәмияте турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы, Азнакай районының аеруча саклана торган табигать территорияләре – тыюлыклар һәм табигать һәйкәлләре белән таныштырдылар.
Чара ахырында, алган белемнәрне ныгыту өчен, «Тыюлык табигате» дип исемләзнгән экологик викторина үткәрелде.