Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары табигать турында кайгыртуның матур һәм иҗади була алуын күрсәтте
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Һәр почмакка – «Чиста булачак» экологик агарту форумы узды. Районның 5 оешмасыннан 84 экоактивист республикада үткәрелә торган актуаль экологик проектлар һәм конкурслар турында белергә җыелды.
Бөгелмәнең 2 нче лицеенда икенче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән экология дәресе үткәрелде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары шәһәр экологиясе һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында мавыктыргыч экология дәресе үткәрделәр. «Экологиядә файдалы һәм зарарлы продуктлар» темасы нәниләрдә зур кызыксыну уятты.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буаның 2 нче лицеенда «Мегаполиста экологик яшәү» темасына экодәресләр үткәрделәр.
Минзәләнең 1нче балалар бакчасында Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан оештырылган танып белү экодәресләре булды. Өлкән төркем балалары, табигатькә сакчыл караш турында күп нәрсәләр белеп, экологиянең гаҗәеп дөньясына чумдылар.
Төньяк идарә инспекторлары әйләнә-тирә мохит турында «Экоквиз» мавыктыргыч викторинасын уздырдылар.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Яңа Кәшер мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Экомантыйк кайда?» интерактив уенын уздырдылар. Катнашучыларга төрле темаларга кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавап бирергә кирәк иде: җир климаты, калдыкларны эшкәртү, сәламәт яшәү рәвеше һәм башкалар.
Зур Кукмара урта мәктәбендә «Һәр почмакка «Чиста булачак» проектының икенче сезонын гамәлгә ашыру кысаларында беренче экологик агарту форумы узды. Форумда районның 33 мәгариф оешмасыннан 85 экоактивист катнашты.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсендә Г.И.Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.