ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2024 ел
якшәмбе

«Авылыбызның гүзәл  табигате» -табигатькә экскурсия.  

Тэги: Бигәнәй

18
август, 2024 ел
якшәмбе

 18 нче август көнне  Бигәнәй  мәдәният йортында «Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру. Мастер-классны мәдәният йорты мөдире, үзешчән рәссам Д.Г. Фәтхрахманова үткәрде. Иҗади мастер-класста балалар үзләрен чын рәссамнар итеп хис итә алдылар, төрле техникада эшләр башкардылар. Балалар сокланып һәм мавыгып буядылар, үзләре уйлаганча  рәсем ясадылар. Һәр эш уникаль иде.  Чара бай һәм эчтәлекле булды. Барлык иҗади эшләрне балалар үз әти-әниләренә бүләк итәчәкләр. Балаларның иҗат эшләре аларга мавыктыргыч җәйге каникуллар турында искә төшереп торачак.

 

Тэги: Бигәнәй

17 август көнне Бигәнәй мәдәният йортында   китапханә белән берлектә  «Халык мәдәнияте чыганаклары» дигән тематик сәгать үткәрелде. Алып баручылар үз хикәяләре белән балаларның татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтергә, балаларны халык иҗатына якынайтырга, ата-бабаларыбызның бай мирасы өчен горурлык хисе тәрбияләргә тырыштылар. Балалар «фольклор» төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар, гармунда уйнап карадылар ,биеделәр.

Икенче өлештә  Газинур Моратның  65 еллыгына багышлап танып белү сәгате үткәрелде, китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре күрсәтелде. Газинур Мурат - узган гасырның сиксәненче еллар башында шигърияткә килгән татар шагыйрьләренең талантлы вәкилләреннән берсе. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм ята. Аның беренче әдәби тәҗрибәсе, шигырьләре һәм журналист язмалары җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Г. Мурат - колхозчылар гаиләсеннән чыккан кеше, балачактан әдәбият белән кызыксынган.  

Тэги: Бигәнәй

8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 августа  сотрудники Бигенеевского СДК и библиотеки   провели   познавательный час  «Усатый полосатый». В ходе мероприятия дети узнали, что существует множество пород кошек, отгадывали загадки о кошках, прочитали стихи. Была организована выставка «8 августа-Всемирный день кошек”, библиотекарь провела обзор по книгам. Дети с удовольствием рассказывали о своих пушистых любимцах. В познавательном часе подвели итог онлайн конкурсу, посвященному Международному Дню кошек. В онлайн конкурсе «Усатый – полосатый» приняли участие 13 детей и взрослых от 3 до 80 лет. Все участники были награждены грамотами.

Тэги: Бигәнәй

7
август, 2024 ел
чәршәмбе

6 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы   бертөркем балаларына һәм хатын -кызларына  Саба лесхоз музеена экскурсия оештырдылар.Сәяхәтчеләр Саба урман хуҗалыгы  музеенда булдылар, серле кынгырау проекты буенча  әкият геройлары белән очраштылар, мультфильм карадылар, мастер-класста катнаштылар, матур тоз савытлары,кашыклар ясап ,узләренә алып кайттылар.Катнашучы хатын-кызларга,балаларга сәяхәт бик ошады.

Тэги: Бигәнәй

6 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы   бертөркем балаларына һәм хатын -кызларына  Саба лесхоз музеена экскурсия оештырдылар.Сәяхәтчеләр Саба урман хуҗалыгы  музеенда булдылар, серле кынгырау проекты буенча  әкият геройлары белән очраштылар, мультфильм карадылар, мастер-класста катнаштылар, матур тоз савытлары,кашыклар ясап ,узләренә алып кайттылар.Катнашучы хатын-кызларга,балаларга сәяхәт бик ошады.

Тэги: Бигәнәй

11
март, 2020 ел
чәршәмбе

10 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында ,китапханә белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Язгы очрашу»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Бәйрәм табынына "Ак калфак" клуб берләшмәсенең гүзәл затлары чакырылган иде. Хатын-кызлар бик күп котлаулар һәм яхшы кәеф алдылар. Бәйрәм рәсми өлештән башланды, иң сөйкемле хатын-кызларны бәйрәм белән китапханәче котлады. Аннан соң Гыйлаҗиева Гөлнар үзенең бу елның истәлекле даталарына багышланган шигырьләрен укыды. Яраткан һәм таныш җырлар башкарылды.Әниләр турында язылган әсәрләрдән китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук Мирзаһитова Гөлнур кулъяулык чигү буенча мастер-класс үткәрде.

Тэги: Бигәнәй

10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
9 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында Эзмә авыл җирлеге үзешчән
сәнгатьтә катнашучыларының "Буыннар чылбыры" - "Связь поколений" дип
исемләнгән иҗат-отчет концерты булып узды. Фойеда әлеге күренекле даталарга
багышланган күргәзмә оештырылды. Тамашачылар концертны бик яратып
карадылар,үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәр чыгышын 
көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Тэги: Бигәнәй

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International