Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 11 декабре 18.00 сәгатьтән 12 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- 11 декабрь кичендә, 12 декабрь төнендә һәм иртәсендә ТР көнчыгышында һава температурасы -25..-30˚;
- 12 декабрь иртәсендә һәм көндез 15-17 м/с көчле җил (һәм Казанда).
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Аномаль салкын һава торышы турында штаб кисәтүе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 7 декабре 21.00 сәгатьтән 8 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
8 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән һава температурасының -25..-30˚ кадәр, урыны белән -35˚кә кадәр төшүе көтелә, (Казанда -25..-27, түбән урыннарда -31), көндез урыны белән -25..-26˚ сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2023 елның 5 декабре 18.00 сәгатьтән 6 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
5 декабрь кичендә, 6 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Аномаль-салкын һава торышы турында кисәтү
2023 елның 5 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә башта циклонның арткы өлеше, аннары арктик антициклон йогынтысы астында һава температурасының шактый түбән төшүе һәм аномаль-суык һава торышы урнашуы көтелә.
5-6 декабрьдә циклон тылында зур булмаган кар явачак, 5 декабрь төнендә буран булачак. Җил төньяк-көнбатыш юнәлешендә 5-10 м/с, 5 декабрь төнендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көтелә.5 декабрь температурасы: төнлә -8.. -13°тәшкил итәчәк, көндез -6..-11°. 6 декабрь төнендә температура -14..-19°ка кадәр төшәчәк, көндез -12..-17° көтелә.
7 декабрьдә республикага Арктиканың аз болытлы антициклоны таралачак. Алдан фаразлар буенча, бу антициклонның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнлә һава температурасы -23..-29°кә кадәр төшәчәк, түбән районнарда -34°, көндез -20 °..-25° тан югары түгел дип фаразлана. Көнлек уртача һава температурасы нормадан 10-20°түбәнрәк булган аномаль-суык һава торышы көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2023 елның 1 декабре 18.00 сәгатьтән 2 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
1 декабрь кичендә, 2 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасында урыны белән:
- 1 декабрь кичендә, 2 декабрь төнендә һәм иртәсендә томан (Казан шәһәрендә дә).
- 2 декабрь иртәсендә көчле кар һәм 1000 метрдан да кимрәк күрү мөмкинлеге начар булган буран, юлларда кар көртләре.