22 май көнне Монай авыл мәдәният йортында Өстәл теннисы буенча иптәшләрчә матч узды.
Халыкара биологик төрлелек көнендә Монай авыл мәдәният йортында танып-белү викторинасы узды.
Монай авыл мәдәният йортында "Диңгез өстендә шәфәкъ сызыгы ясыйбыз" дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Күп катламлы рәсем техникасында гуашь ярдәмендә балалар картинадагы төрле нәтиҗәләргә ирештеләр. Эшләр якты, мавыктыргыч һәм шаккатыргыч килеп чыкты.
Быел мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме иртәрәк уздырылды. Ләкин бу бәйрәмнең ямен берни дә үзгәртә алмыйдыр, мөгаен. Песәй авылында да бәйрәм бик күңелле узды.
22 нче май көнне Турай авылында 9нчы, 11 нче сыйныфта укучылар өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады.
23 май көнне Енабердино Мәдәният йортында Туган тел көненә багышланган әңгәмә үткәрелде.
22 нче май көнне 19:00 сәгатьтә Гөлнара Гайфетдинова җитәкчелегендәге "Дорешкәй" театр коллективы Тойгуҗа мәдәният йортында үзенең бишенче юбилей "Коры куык" спектаклен күрсәтәчәк.
18 май көнне Камай мәдәният йортында "Юл билгеләре иленә сәяхәт" юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү чарасы узды.
15 һәм 16 май көннәрендә Енабердино Мәдәният йортында Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.
16 май көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында музей бүлмәсенә экскурсия үткәрелде.