“Балык-булсын!” акциясе кысаларында 13 май көнне Актаныш районы башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, урманчылыклар, Татар Ямалы мәктәбе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә районы буенча Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының аучылык күзәтчелеге бүлеге белән берлектә, 5,2 км ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырдылар.
Акциядә "Нептун"балык сәнәгате оешмасы хезмәткәрләре дә актив катнаша. Һәр бригада үз участогында уылдык чәчү урыннарын урнаштыра.
МБББУ “Татар Ямалы урта мәктәбе” укучылары һәм хокук бозуларга профилактика ясау отряды, отряд җитәкчесе Зилә Нәгыймова белән берлектә, шулай ук акциягә кушылдылар. Чара ахырында балаларга кармак бүләк иттеләр һәм тәмле чәй эчерттеләр.
Шулай ук бүген акциягә Алексеевск районы да кушылды. Куйбышев сусаклагычында уылдык чәчү урыннарын мәктәп укучылары, район администрациясе, Дәүләт комитеты һәм ҖЧҖ “Лаеш балык заводы” хезмәткәрләре куйды.
Фото: Актаныш районы
Алексеевск районы
8 май көнендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, шул исәптән «Спас» табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Федераль балыкчылык агентлыгы инспекторлары белән берлектә, завод тибындагы 4500 данә күләмендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.
Күбрәк фото безнең фоторепортажда.
Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм Уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдыру максаты белән, икенче ел рәттән, ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру һәм урнаштыру буенча, «Балык-Булсын!» дигән акция үткәрелә.
Чаралар Татарстан Республикасының барлык унҗиде яр буе муниципаль берәмлегендә дә үткәреләчәкләр.
Акция Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, Татарстан Республикасының балык сәнәгате оешмалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм район белем бирү учреждениеләре ярдәмендә оештырыла.
2019 елның 6 маенда Тәтеш муниципаль районының Идел елгасы яр буе зонасында «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар. Чарада Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, шул исәптән «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт комитеты карамагындагы « Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге » дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре(Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС), урманчылык, балык сәнәгатчеләре һәм җәмәгатьчелек катнаштылар. Беренче көнне ылыслы ботаклардан 1400 метр ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.
Якын арада акция Идел елгасы ярындагы «Озын Алан» тыюлыгы һәм Урюм авылы янында дәвам итәчәк.
2019 елның 15 мартында Спас районы территориясендә, Куралово авылы янында, Дәүләт комитеты, ДТКТ «Спас» хезмәткәрләре, Балык саклау, сәнәгый балык тоту (ИП Подгорнов) оешмалары, шулай ук һәвәскәр балыкчылар көче белән, кыш көне балыкларның һава җитмәүдән үлүләрен булдырмау буенча уртак чара үткәрелде. Әлеге чара барышында 50дән артык буа борауланды һәм шуларның эченә камыш тыгылды.
Бүген, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, «Мишә елгасы тамагы» исемле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать зоология тыюлыгында, балыкларның кыш көне һава җитмәүдән үлүен булдырмау буенча төп чара узды. «Балык Булсын!» акциясенә һәвәскәр балыкчылар, җәмәгатьчелек, ә шулай ук республиканың балык запасларында барыннан да күбрәк кызыксынучы сәнәгать балыкчылар да актив кушылдылар. Бозга барлыгы 40тан артык активист чыкты.
Чараның төп катнашучылары-Татарстан Республикасында яшәүче, Советлар Союзы Герое, һәвәскәр балыкчы Кузнецов Борис Кириллович һәм аның тормыш иптәше Әлфия Солтановна. Ветеран туган республикабызның балык байлыклары өчен шәхси кичерешләре турында сөйләде, кышкы чорда әлеге чараларны үткәрү кирәклеген ассызыклап үтте, шулай ук бәкеләр һәм майналар бораулау эшләрен шәхсән үзе тикшереп чыкты.
Рәис урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән ветеранга Бөек Ватан сугышында күрсәткән гайрәте һәм батырлыгы өчен, шулай ук аның сулыкларда яшәүчеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.
Кышкы чорда 25 муниципаль районның 112 сулык мәйданында, барлыгы 1933 бәке һәм 315 майна ясалды. Аларны тишүдә 600 дән артык кеше катнашты (шуларның 157 бала һәм мәктәп укучысы).
Хәзер безнең республика сулыкларында балык кислород җитмәүдән җәфа чигә торган чор бара. Сулыклар һавадан һәм яктылыктан боз һәм кар белән изоляцияләнгән, нәтиҗәдә суга кислород керми, ә караңгыда булган суүсемнәр кислород эшләп чыгара алмый һәм суны үзләренең черемә калдыклары белән агулый башлый.
Татарстан Республикасында 8 000 артык күл һәм буа бар. Нәкъ менә буаларда һәм күлләрдә, агым булмаганга күрә, кыш көне һава җитмәүдән бөтен балык үләргә мөмкин.Балыклар һава җитмәүдән үлмәсен өчен, кислородны суга үтеп керү мөмкинлеген ясарга кирәк. Моның өчен кечкенә чокырлар яки майналар тишәләр.
Майналар-бензопычкы белән ясалган һәм боз каплау процессын тоткарлау өчен, ботаклар яки салам салынган зур бәкеләр (якынча 1, 5х2 метр). Майналар, гадәттә, тәҗрибәле кешеләр,профессионаллар, балыкчылар тарафыннан ясала, шул ук вакытта, суны кислород белән баету өчен, кайвакыт компрессорлар кулланалар. Мәсәлән, иртәгә, 16 февральдә, балык тотучылар майналар ясарга Мишә елгасына чыгачаклар.
Һәркем үз йорты яки дачасы янындагы сулыкка ярдәм итә ала. Иң җиңел һәм имин ысул - примитив аэрация кулланып лункалар ясау. Моның өчен боздагы карны чистарталар, кечкенә чокырлар казыйлар һәм камыш бәйләме салалар (чөнки бу куыш сабаклы үсемлек).
Камыш бәйләме кечкенә чокырга тыгызлап тутырылган һәм озын булырга тиеш ( боз астына 50 см аска китәргә һәм боз өстендә дә 50 см озынлыкта калырга тиеш). Югары өлеше, һава сабак буйлап керсен өчен, киселгән булырга тиеш.
Хәзер Татарстанда «Балык-булсын!» исемле экологик белем бирү һәм табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың төрле сулыкларында мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән кечкенә чокырлар ясау буенча чаралар үткәрәләр. Чара кысаларында 547 катнашучы (аларның 157 е-балалар) ярдәмендә сулык мәйданының 108 кишәрлегендә 2130 кечкенә чокырлар борауланган инде.
Республика күләмендәге «Балык булсын!» дип исемләнгән кышкы акция Алексеевск районында да узды. ТР Дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге МО җитәкчелеге вәкилләре, Алексеевск районы буенча «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрне оештыру үзәге, Алексеевск муниципаль районы территориясендә Лаеш балык заводы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә,шпт. Алексеевск территориясенең төньяк-көнбатыш өлешендәге Кама елгасында балыкның кислород җитмәүлектән үлүенә каршы чаралар үткәрде. Соңгы вакытта һава торышының начарлануы аркасында балаларны һәм мәктәп укучыларын тишекләр тишүгә һәм камыш «көлтәләре» урнаштыруга җәлеп итмәскә дигән карар кабул ителде.
Килгән катнашучыларның бер өлеше көлтәләр бәйләү белән шөгыльләнде, ә калган катнашучылар Алексеевск районы буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Самсонов Сергей Николаевич җитәкчелегендә сайлап алынган территориядә тишекләр тиштеләр. Аннары барлык катнашучылар бәйләнгән камышларны тишекләргә урнаштырдылар һәм тиз генә катмасын дип кар белән каплап куйдылар.
Чарада катнашучыларның барысы да башкарылган эшләреннән һәм табигатькә файда китерүдән канәгать калдылар. Хәзер Алексеевск районындагы балыкка һава җитмәүдән үлү әзрәк яный.
Кыш саен бу вакытта сулыкларда балыкның һава җитмәүдән тончыгуы башлана. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулый торган боз панцире, шулай ук яктылыкны үткәрмичә хәлне тагын да начарлата торган кар катламы астында кислород җитмәүдән күпләп үлә. Һава җитмәү нәтиҗәсендә сулыкның барлык балык ресурслары тулысынча юкка чыгарга мөмкин, бигрәк тә шуннан күлләр зыян күрә.
Әлеге авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, бозда кечкенә тишекләр ясыйлар һәм алар катмасын өчен дә, аэрацияне тәэмин итү өчен дә, тишекләргә камыш тыгып калдыралар.
2019 елда чаралар тагын да җәенкерәк булып уза. Үсеп килүче буын да катнашкан, уылдык чәчү чорында балык уылдыгын коткару максатларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча, язгы «Балык-булсын» акциясе дәвамына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган Татарстан Республикасының су объектларында (Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләренең култыгы һәм кушылдыклары, кече елгалар, буалар, күлләр һ.б.) җәмәгатьчелек катнашында, бозда тишекләр ясау буенча кышкы чаралар үткәрелә. Һәвәскәр балыкчылар да, шулай ук барыннан да күбрәк республиканың балык запасларында кызыксынучан сәнәгый балыкчылар үзләре дә актив кушылдылар.
Бүгенге көндә 10 муниципаль районның 15 сулыгында 400дән артык кечкенә тишек тишелде. Кама Тамагы районы старт бирде, анда әле декабрьдә үк, каты боз каплаганнан соң ,шәһәр җирлеге көче белән генә, Кама Тамагы татар мәктәбенең 7 укытучы һәм 28 укучысы, 40 тан артык скважина тиштеләр. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин шәхси үрнәк күрсәттеләр.
Шулай ук балыкларны коткару буенча төп урыннар булып, региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый дәүләт тыюлыклары территорияләре дә тора, аларның хезмәткәрләре көче белән ай саен тишекләр тишү буенча көндәлек эш алып барыла! Әлеге чараларга шулай ук «снопик»ясауда бик теләп ярдәм итә торган, үсеп килүче буын да кушыла.
Мәсәлән, бу атнада,"Ык елгасы" табигать һәйкәле янында, «Чатыр Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре, Тымытык авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, 50дән артык кечкенә тишек тишеп, аларга салам тыгып калдырдылар. Ә «А. И. Щеповских исемендәге «Дала» тыюлыгы белгечләре, Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән бергә,Лениногорск районының Медведка авылы янында Дала Зәе елгасында кечкенә тишекләр тиштеләр.
Агымдагы елда республиканың 25 муниципаль районында барлыгы 60 ка якын сулыкны биләп алырга планлаштырыла. Чаралар боз катуның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
2019 елның 12 гыйнварында, “Балык -булсын!”республика күләмендәге акция кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе, Әгерҗе районының ЭкОС (экология, саклау, коткару) түгәрәгенә йөрүче Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, “Иж елгасы” табигать һәйкәле янында балык үлүгә юл куймау буенча чаралар үткәрделәр
Һава торышы акциядә катнашучылар өчен бик яхшы булды, бу көнне температура -6, -7 градус салкын һәм көне җилсез иде. Балаларның бер өлеше волонтерлар һәм тыюлык хезмәткәре белән кар чанасына утырып, коры камыш артыннан киттеләр. Калган балалар, тыюлык башлыгы белән бергә, элек билгеләнгән маршрут буенча лункалар тишәргә киттеләр. Укучылар бозда йөздән артык лунка тишеп, бурычларын уңышлы үтәделәр. Соңыннан катнашучылар җыелган камыш бәйләмнәрен лункаларга тыгып, аларны тиз катмасын өчен кар белән капладылар.