ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Кыш саен бу вакытта сулыкларда  балыкның һава җитмәүдән тончыгуы башлана. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулый торган боз панцире, шулай ук яктылыкны үткәрмичә хәлне тагын да начарлата торган  кар катламы астында кислород җитмәүдән күпләп үлә. Һава җитмәү нәтиҗәсендә сулыкның барлык балык ресурслары тулысынча юкка чыгарга мөмкин, бигрәк тә шуннан күлләр зыян күрә.

Әлеге авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, бозда кечкенә тишекләр ясыйлар һәм алар катмасын өчен дә, аэрацияне тәэмин итү өчен дә, тишекләргә камыш тыгып калдыралар.

2019 елда чаралар тагын да җәенкерәк булып уза. Үсеп килүче буын да катнашкан, уылдык чәчү чорында балык уылдыгын коткару максатларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча, язгы «Балык-булсын» акциясе дәвамына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган Татарстан Республикасының су объектларында (Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләренең култыгы һәм кушылдыклары, кече елгалар, буалар, күлләр һ.б.) җәмәгатьчелек катнашында, бозда тишекләр ясау буенча кышкы чаралар үткәрелә. Һәвәскәр балыкчылар да, шулай ук барыннан да күбрәк республиканың балык запасларында кызыксынучан сәнәгый балыкчылар үзләре дә актив кушылдылар.

Бүгенге көндә 10 муниципаль районның 15 сулыгында 400дән артык кечкенә тишек тишелде. Кама Тамагы районы  старт бирде, анда әле декабрьдә үк, каты боз каплаганнан соң ,шәһәр җирлеге көче белән генә, Кама Тамагы татар мәктәбенең 7 укытучы һәм 28 укучысы, 40 тан артык скважина тиштеләр. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин шәхси үрнәк күрсәттеләр.

Шулай ук балыкларны коткару буенча төп урыннар булып, региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый дәүләт тыюлыклары территорияләре дә тора, аларның хезмәткәрләре көче белән ай саен тишекләр тишү буенча көндәлек эш алып барыла! Әлеге чараларга шулай ук «снопик»ясауда бик теләп ярдәм итә торган, үсеп килүче буын да кушыла.

Мәсәлән, бу атнада,"Ык елгасы" табигать һәйкәле янында, «Чатыр Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре, Тымытык авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, 50дән артык кечкенә тишек тишеп, аларга  салам тыгып калдырдылар. Ә  «А. И. Щеповских исемендәге «Дала» тыюлыгы белгечләре, Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән бергә,Лениногорск районының Медведка авылы янында Дала Зәе елгасында кечкенә тишекләр тиштеләр.  

Агымдагы елда республиканың 25 муниципаль районында барлыгы 60 ка якын сулыкны биләп алырга планлаштырыла. Чаралар боз катуның ахырына кадәр дәвам итәчәк.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 гыйнварында, “Балык -булсын!”республика күләмендәге акция кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе, Әгерҗе районының ЭкОС (экология, саклау, коткару) түгәрәгенә йөрүче Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, “Иж елгасы” табигать һәйкәле янында балык үлүгә юл куймау буенча чаралар үткәрделәр

Һава торышы акциядә катнашучылар өчен бик яхшы булды, бу көнне температура -6, -7 градус салкын һәм көне җилсез иде. Балаларның бер өлеше волонтерлар һәм тыюлык хезмәткәре белән кар чанасына утырып, коры камыш артыннан киттеләр. Калган балалар, тыюлык башлыгы белән бергә, элек билгеләнгән маршрут буенча лункалар тишәргә киттеләр. Укучылар бозда йөздән артык лунка тишеп, бурычларын уңышлы үтәделәр. Соңыннан катнашучылар җыелган камыш бәйләмнәрен лункаларга тыгып, аларны тиз катмасын өчен кар белән капладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International