Россия Федерациясе Югары судының http://www.supcourt.ru/ рәсми сайтында суд практикасының Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) 21.04.2020 ел, № 1 һәм 30.04.2020 ел, № 2 яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга каршы тору чараларын куллануга бәйле аерым мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бу нисбәттән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проектына төзәтмәләр таблицасы тәкъдим итте.
"Әлеге закон проектына безнең Комитет тәкъдим итә торган үзгәрешләр «Җир асты байлыклары турында» 2019 елның 2 декабрендәге 396-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнде, – диде ул. – Бу үзгәрешләр нигезендә җир асты байлыкларыннан файдалануның яңа төре кертелә. Ул – авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм чыгару технологияләрен эшләү өчен җир асты байлыкларыннан файдалану. Әлеге максатлар өчен җир асты байлыклары файдалануга бирелә торган файдалы казылмаларның конкрет төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк".
Шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга алда әйтеп үткән процесс вакытында авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны чыгару хокукы да бирелә. Мондый хокук бирүнең нигезләре һәм файдалану сроклары кабул ителгән Федераль законда билгеләнгән. Федераль закондагы үзгәрешләрне «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законында чагылдыру таләп ителә.
Федераль закон нигезендә «Көндәшлекне яклау турында» 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законга (алга таба - 135-ФЗ номерлы Федераль закон) үзгәрешләр кертелә, аның нигезендә хуҗалык итүче субъект монополиягә каршы законнарны үтәү һәм аны бозуны кисәтү максатларында монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килү-килмәүне Эчке тәэмин итү системасын оештырырга хокуклы дип билгеләнә.