ТАССР төзелүгә 100 ел,Бөек Җиңүгә 75 ел һәм Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан "Әдәби манзара"- әдәби кунакханә проекты дәвам итә. 3нче март көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р.,китапханәчеләр Яңа Мичән авыл китапханәсе мөдире Сәйфетдинова Ф.Я. мәдәният йорты белән берлектә уздырган "Тарих түрләрендә Татарстан" дип исемләнгән "Әдәби манзара" әдәби кунакханәдә катнаштылар. Әлеге чараның төп максаты-халыкны китап укуга җәлеп итү. Әдәби манзара төрле татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылып,сәхнәләштерелеп һәм җыр белән үрелеп барды.Чара ахырында Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга үз фикерләрен,рәхмәт сүзләрен әйтеп һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырып тәмамлады.