ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

14 ноябрьдә Россия  Федерациясе  Үзәк  берлеге  Советы Рәисе  Дмитрий Зубов,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   һәм Татарстан  Кулланучылар  оешмалары берлеге  идарәсе  рәисе    Рашат Шәймәрданов   Алексеевск районы  кулланучылар  җәмгыятендә   булдылар, анда   җирле  әзерләү  эшчәнлеге  үзенчәлекләре белән  таныштылар,  шулай  ук  "Колос" авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативының  җирле  чималдан  продукция әзерли  торган   цехларын  карадылар.   

Россия  Федерациясе  Үзәк  берлеге  Советы Рәисе  Дмитрий Зубов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров    Алексеевск районында булдылар  һәм  авыл  җирлегендә  кулланучылар кооперациясен  үстерү  темасына  киңәшмә  үткәрделәр.   


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беенче  урынбасары    Джамбулат Хатуов АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре  белән   селектор киңшмәсе  үткәрде,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан     минераль ашламалар  сатып алу  һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 

 Видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.   

 


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

16 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә, Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, ачык ишекләр көне үткәрәчәк.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә, 1  ноябрьдән Росагролизинг тарафыннан   аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Казан дәүләт  аграр   университеты  эшчәнлеге  белән  танышты. Министрны   университет  ректоры  Айрат Вәлиев таныштырып  йөрде. 


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Казан  шәһәренең  Вахитов  районында Тинчурин урмындагы  ярминкә  мәйданчыгында булды.   Вакыт  бик  иртә  булуга  да  карамастан,  мәйданчык  гөжләп тора  иде.  Әтнә районыннан фермерлар  алып килгән  продукциянең ассортименты  бик  бай  бай иде: биредә  кулай  бәяләрдән   ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.           


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 10 аенда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International