ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелә.  Бу  максатлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  агымдагы  елга   70 млн сум  каралган. Бу  хакта    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов сөйләде. Яшь фермерлар  шулай  ук  үз бизнес-проектларын  гамәлгә ашыруга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларын  алырга  мөмкин, мәсәлән,  бүген «Агростартап»   конкурсы буенча    сертификатлар  тапшырылды.  Яңа  эш  башлаучы  103  фермер быел  ук  үз  проектларын  гамәлгә ашыра  алалар.   

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров аграрийларга  дәүләт ярдәме  күрсәтү  чараларын Фасттрек платформасы  аша   гамәлгә ашыру  буенча   эшче  киңәшмә  уздырды.  


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең сум акча алачак.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  кош ите  эшкәртү  буенча  Россиядә  иң  эре  комплексларның  берсе булган  «Агрокөч.Чаллы-МПК»  эшчәнлеге  белән  танышты.       Министр белән  бергә  «Агрокөч» холдингының   Директорлар  советы    рәисе  Илшат Фәрдиев, холдингның  генераль  директоры Светлана Барсукова, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде.  

Татарстан  районнарында авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  машина-трактор  паркын   ремонт эшләренә   әзерләү  буенча  АПК  оешмалары  арасында  конкурслар  узды.   Техниканы  дөрес  саклау алга  таба   аның  озак  һәм  нәтиҗәле,  шулай  ук  аз  чыгымнар  сарыф  итеп  эшләвен   тәэмин  итә.   Бу мөһим  конкурслар   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  җитәкчелеге  һәм  белгечләре  катнашында  узды.  


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген  “Казан” агросәнәгать паркы  территориясендә  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин булды. Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров йөрде.  

Татарстанның  Менделеевск районыннан  Мунай авылы командасы  “Авыл стартаплары  помогаторы – кошчылык” («Помогатор сельских стартапов - Птицеводство») проекты  буенча  конкурска йомгаклар  ясады.   Проектның  максаты   - җирле  халыкны  мөмкин кадәр  күбрәк  җәлеп  итеп, кошлар  үрчетү  буенча  кооператив оештыру һәм  халыкны  кече  бизнеска өйрәтү.   


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  ТатНИИСХның тәҗрибә  кырларын,   «Татарстанда  кыр  көннәре»  технологик  мәйданчыгын һәм  фәнни    лабораторияләрен  карап чыкты.  Министр белән  бергә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил Залаков,  министр урынбасары   Илдус Габдрахманов, РФА Казан  фәнни үзәгенең  ТатНИИСХ җитәкчесе    Марсель Таһиров, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде. 

Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) үтәчәк ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

28 октябрьдә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында, Татарстанның фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Советы  һәм   Президиумының  киңәйтелгән  утырышы  булды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International