Шимбә көнне, 12 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы)узачак ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21 нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык экспонент катнаша.
10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы үсешен сыйфатлы мәгълүмати тәэмин итү өчен бүләк алды.
9 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады. «Сезнең авыр һәм бик тә мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүендә тотрыклы үсеш күзәтелә һәм сезнең фидакарь хезмәтегез республика иминлегенең һәм аның үсешенең нигезен тәшкил итә», - дип, ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
5 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, Лениногорск районында, "Аударыш" милли спорт төре буенча - татар атларында көрәш - I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләре буенча, республиканың агросәнәгать комплексы – икътисадның динамикалы үсештә булган һәм актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итүче секторы. «Татарстанда уннарча терлекчелек объектлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, теплица комплекслары төзү һәм аларны модернизацияләү дәвам итә. быел гына да бу проектларга 15 млрд. сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде», – дип ассызыклады ул.
11 октябрьдә «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия халык фронты (ОНФ) проектының 10 төбәк командасы үз территорияләрендә тормышка ашырган уникаль бизнес-эшләнмәләр проектларын тәкъдим итәчәкләр. Форумны Россия авыл яшьләре берлеге оештыра, ул Мәскәүдә “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында үтә.