ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Шимбә көнне, 5 октябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) үтәчәк ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермерлык продукциясен сатып ала алачак.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул  Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны  известьлауны  башкару  мәсьәләләренә  багышланган  иде.   


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.     Конкурста  катнашу  өчен бүген  үк   molpred-116.ru сайтында  анкета  тутырырга һәм  info.mpr2019rt@mail.ru электрон  почтасына  җибәрергә  кирәк.    Гаризаларны  кабул  итүнең  соңгы  көне  – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче  бүләккә  СММ буенча  онлайн белем  алу  курсын  алачак.  


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  уза.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстанның  икмәк  пешерхче  предприятиеләре җитәкчеләре  белән  очрашты.   Чара  Казанның  3 нче икмәк  заводы базасында   узды,  анда  Татарстан  Республикасының  Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр  үзәге һәм Татарстанның  икмәк  җитештерүчеләр  берлеге вәкилләре  катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International