ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын гамәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды.   


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Республика икътисадының әһәмиятле өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләтнең нигезе булды. Шуңа республикада авылга   кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен гамәлгә  ашыру өчен шартлар булдыру мөһим. Бу хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советына  юлламасында  сөйләде. 


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров «Майский» теплица  комбинатында  булды.     


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 октябрьдән  12 октябрьгә  кадәр  Татарстан    Мәскәүдә  тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә  катнашачак.    Республика   үз стендында Татарстанда  үстерелгән  һәм  җитештерелгән  экологик  чиста, натураль  продукция  күрсәтәчәк.  

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы рәисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты.  

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык     30 центнер  тәшкил  итә.   Бу  хакта,  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә,   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.    

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларына туңга  сөрү  эшен  тәүлек  буе  башкарырга  кирәк.  Бу  хакта шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров сөйләде.  


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы командасы Татарстан  Республикасы дәүләт  һәм  муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы  кысаларында  мини-футбол  буенча  ярышларда  катнашты.  

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  туңга  сөрүне  тәүлек  буе   режимында  оештырырга  икрәк.  Бу  хакта шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International