Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитешгтерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Татар токымлы атларның ничек кабат үрчетелә башлавы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә басылып чыккан китаптан укып белеп була.
Татарстан Республикасында бүгенгә 4,2 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш – 29,9 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Татарстанның Арча районы Яңа кырлай авылында Ат көненә багнышланган ат спорты ярышлары узды. 40, 80 һәм 120 километр дистанциядә бөтен республика спортчылары катнаша. Быел ярышларда беренче мәртәбә татар атлары да катнашты.
13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актанышта “Авыл яшьләре” җәйге авыл спорт уеннарының финалын ачты.
20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе” старт ала. Ике көн эчендә республиканың авыл яшьләре бизнесны планлаштыру, нәтмиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр.
Татарстанда 14 сентябрьдә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату 19 мәйданчыкта булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин сөйләде. Ул бу проектның шәһәр кешеләре өчен дә, шулай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен дә социаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады, чөнки аларның үз продукциясен арадашчыларсыз гына сату һәм сәүдә урыны өчен түләмәү мөмкинлеге бар, бу продукцияянең хакын шактый төшерергә ярдәм итә. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 24 муниципаль районыннан һәм 32 агросәнәгать комплексы оешмасыннан вәкилләр катнаша.
Татарстанда 2016–2018 елларда 28 мең баш савым сыеры өчен 26 заманча сөт комплексы файдалануга кертелде, инвестицияләр күләме 9 млрд сумга якын. Бу хакта 6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.