ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый! 


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең  сум  тәшкил  итә,  шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә. 


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

     14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  бүгенге  көнгә   65%,  ягъни    930 мең  га ашлык  мәйданда  ашлык җыелган. Бер гектардан  уртача  30,4 центнер ашлык  чыга.  Иртәгә  яңа  уңыштан   амбарларга    салынган ашлык  3  млн.  тоннага  җитәчәк. Мондый  саннарны  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  китерде.  


30
август, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы көнендә  “Казан” халыкара  ат  спорты  комплексында Татарстан  Республикасы  Президенты   кубогына  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призына   ат  чабышлары  узды.  Биредә  шулай  ук  Республика көненә  багышланган   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  продукциясеннән  күргәзмә-ярминкә  оештырылган  иде.


24
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.    


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авыл  тематикасы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  ел  саен  оештырыла  торган  “Минем җирем  -  Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту  проектлары  конкурсында  катнашуга  заявкалар  кабул итү тәмамлануга ике  атнадан да  азрак калды,  дип  искәртә.    Ике  ай  эчендә  конкурска илебезнең  71  төбәгеннән     500дән артык  проект  алынган,  шул  исәптән  Татарстаннан  -  20.    


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең барышы  белән  танышу  максатында  Татарстанның Питрәч, Балык  Бистәсе һәм Мамадыш  районнарында  булды.   


17
август, 2019 ел
шимбә

16 августта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов Балык  Бистәсе  районында  урып-җыю эшләренең  барышы белән  танышты,  шулай  ук  агросәнәгать комплексы  белгечләре белән  очрашты  һәм  көндәлек  мөһим  мәсьәләләр  буенча  фикер алыштылар.  


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Озакка сузылган  яңгырлардан  соң  соңгы  көннәрдә  аязытып  җибәрде,  туфрак  кипшенә  башлау  белән  Аксубай  районының  Сунеев КФХсында  игенчеләр  комбайннарын  кырга  чыгардылар.   Бу  хуҗалыкта  бөртеклелеәр    2900 гектар мәйданны  били,  шул  исәптән    200 гектар - көзге  арыш,  бодай,  вика, 400 гектар  – арпа, 600 га  сабан  бодае һәм  –   1300 га  – солы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International