Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group» компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләре аша сатарга булышу. Семинарны турыдан-туры трансляцияләү, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының YouTube-каналында алып барды. Чарада катнаша алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре видеоязманы теләсә кайчан карый алалар.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Бүген Лаеш районында беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар. «Волжская» ҖЧҖ кырында комбайн «Скипетр» көзге бодаеның бер алымын урып карады.
Бу хакта бүген Татарстан муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды. Чарада шулай ук программаны гамәлгә ашыруда катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм башка затлар катнашты.
25 июньдә Татарстан Республикасы сөт җитештерүне беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан арттырып җибәрде. Бу хакта бүген районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтте.
Сөт тармагын үстерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып санала. Татарстан сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында ышынычлы алда бара.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлады.
Татарстан Республикасы Арча районының «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында гадәттәге «Иң яхшы сабанчы -2019» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бу атнада Арча муниципаль районының “Ватан” агрофирмасында терлек азыгы җыю техникасының күрсәтмә парады узды. Чарада техниканы кабул итү буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендәге комиссия, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең белгечләре, районның Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш инженерлар катнашты.