ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Питрәч районының Кулай авылында районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә. Йортларның мәйданы 62 кв.метрдан 90 кв. метрга кадәр. Хәзерге вакытта яңа торакка күченер алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара – йортларның эчке эшләрен башкаралар. Декабрь ахырына объектлар файдалануга тапшырылачак.

SAP цифрлы лидерлык үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «2031 елга кадәр Россиянең мелиорация комплексын стратегик үстерү» Бөтенроссия конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ генераль директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК ААҖ җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек һәм агробизнес вәкилләре катнашты. Конференциянең пленар утырышының модераторы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин булды.


27
декабрь, 2020 ел
якшәмбе

Әгәр шәһәр кешеләренең күпчелеге өчен бүген ял көне булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен бу иң мөһим һәм җаваплы эш көннәренең берсе. Бүген Казанда һәм Чаллыда бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Әлеге ярминкәләрдә иң кирәкле, иң тәмле, көндәлек һәм бәйрәм өстәлләре өчен әйберләрне кулай бәяләрдән сатып алып була. Нәкъ менә шуңа күрә бүген ярминкәләргә ихтыяҗ аеруча зур.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДВМА ректоры Рөстәм Равилов «Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге» фәнни-гамәли үзәген төзү турында килешүгә кул куйдылар. Ике югары белем бирү оешмасы арасында килешү сәламәтлек саклау, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә нигези һәм гамәли трансляцион тикшеренүләр программасын бергәләп эшләү һәм гамәлгә ашыру максатларында имзаланды. Яклар Татарстан Республикасы фәнни-гамәли үзәгенең «Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге» программасын эшләү һәм тормышка ашыру өчен интеллектуаль, финанс, матди-техник, мәгълүмати һәм башка ресурсларны берләштерү турында килештеләр.

2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнәчәк, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшләрен дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.

«Ел җитәкчесе» исемен алуга икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе дәгъва кылды. Быел 82 номинант конкурс лауреатлары булды.

Ел ахырында Росагролизинг төбәкләр белән эшләүгә йомгаклар ясады. Ташламалы лизинг шартларында иң күп техниканы Татарстан Республикасы аграрийлары сатып алган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен якшәмбе көнне, 27 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International