ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай  бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 19 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы  Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык  әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен  сатып ала алалар.


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә, уртак күчмә очрашулар оештырылды, алар Кукмара, Саба, Балтач һәм Арча районнарының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен мәгълүмат консультацияләре бирү рәвешендә  узды.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән продукцияне Мәскәү шәһәрендә төбәкара ярминкәдә сатып алырга мөмкин.

Кукмара аграр көллиятендә 2020/2021 еллар чемпионат циклының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Агрономия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республиканың 40 алдынгысы - мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук икътисад, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы, спорт өлкәләре вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре һ.б. лауреатлар булдылар.

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында 2020 елда коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларын ремонтлау йомгаклары һәм алдагы 2021 елга эш планы буенча киңәшмә узды.

Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6% өчен азык-төлек җитештерүче җирле компания булуы мөһим, ә халыкның 25,4% ы өчен хәтта бик мөһим.

Казанда барлык «ВкусВилл» кибетләрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Төбәк киштәсе» проекты старт алды һәм хәзер җирле фермерлар һәм җитештерүчеләр продуктлары белән үзеңне сөендерү җиңелрәк булачак. Барлыгы 100гә якын төр тәкъдим ителде.

Казан кооператив институтында Татарстан Республикасы Пешекчеләр гильдиясенең еллык җыелышы узды. Гильдиядә катнашучылар, быелгы сынаулар шартларына да карамастан, ирешкән уңышлары турында хисап тоттылар һәм 2021 нче елга амбициоз бурычлар билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International