Бүген яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” уникенче республика конкурсы җиңүчесе билгеләнде. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК оештырдылар.
Кем өчендер көтеп алынган ял көннәре йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен шимбә - аеруча мөһим һәм мәшәкатьле көн. Һәр шимбә көнне зур социаль әһәмияткә ия булган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Фермерлар өчен алар – җитештерелгән продукцияне сату мөмкинлеге булса, шәһәр халкы өчен - бер урында һәм арзанрак бәяләрдән иң кирәкле һәм иң сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 10 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров армый-талмый авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләрне котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Россельхозбанк ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча октябрь башына 1 014 кредит биргән. Аларның гомуми суммасы 2 млрд. 240 млн. сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Алтын көз – 2020” 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында “АПК продукциясен экспортлау” буенча төбәк проектларын гамәлгә ашыру: иң яхшы практикалар” дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мәскәү шәһәрендә «Агросалон» халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә булды. «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган күргәзмәдә Татарстан компанияләре катнаша.
7 октябрьдә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында бер үк вакытта ике түләүсез вебинарда катнашырга мөмкин булачак.
Татарстанда рапс, ашлык кукурузы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә 26 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 148772,2 тонна уңыш җыелган. Азнакай, Апас, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Аксубай, Баулы һәм Лаеш районнары урып-җыюны төгәлләп киләләр.