ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Казанда узган шимбәдә узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә өлкәннәрне пироглар, кондитер эшләнмәләре һәм кайнар чәй белән бушлай сыйладылар.

6 октябрьдә 17:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы түләүсез вебинар узачак. Ул төгәл игенчелек технологияләренә багышлана. Курс спикеры, галим-эколог Ирина Головатая төгәл игенчелек технологияләрен этаплап кертү турында сөйлиячәк, курс лекцияләрдә катнашучылар өчен төгәл игенчелек системаларын индивидуаль сайлап алуны үз эченә ала.


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны һәм продуктларны республика районнарыннан, АПК предприятиеләреннән фермерлар китерделәр. Ярминкә мәйданчыкларына авыл кешеләре генә түгел, шәһәрлеләр дә яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.

Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районының «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы республика территориясендә 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Кооператив составына зур булмаган дүрт КФХ, бер шәхси ярдәмче хуҗалык һәм районның терлекчелек фермалары булган тугыз авыл хуҗалыгы оешмасы керә.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлатачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлатачак.


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзелешенең һәм төзекләндерүнең барышы турында сүз барды.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» автономияле коммерциягә карамаган оешма ( АНО) халыкара консалтинг компаниясе KPMG һәм Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге (Союзмолоко) Россия Федерациясендә җитештерүчәнлекнең IT-платформасы мәйданчыгында «Россиянең сөт тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә йөз тоту» тармак онлайн-конференциясен оештыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International