Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар күрү турында» Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшенә йомгак ясады. Бу вакыт эчендә Россиянең АПК секторы сизелерлек үсеш динамикасын күрсәтте - бүген Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә һәм тармакның экспорт куәтен актив үстерә.
Татарстанда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки бөртеклеләрдән калган салам һәм куыклар җиңел янып китүчән масса.
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада катнашучылар, шул исәптән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Федерация Советы, федераль башкарма хакимият органнары, АПК идарәсенең төбәк органнары һәм тармак берлекләре вәкилләре, АПКдагы һәм Россиянең азык-төлек базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 6 августта 15:00 сәгатьтә Талантлар университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты вебинарында катнашырга чакыра.
Министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 ай эчендә терлекләр белән эш итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу планның 71%ын тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48% – тукландыруга идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырдылар.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Апас районыннан 21 машина белән сыер саву операторы һәм 10 ясалма орлыкландыру технологы һөнәри осталыкта ярыштылар. Ярыш Борнаш авылының терлекчелек фермасы базасында узды.
Яңа Чишмәдән атлар тотучы Николай Скоков, Орлов юртакларын яратучыларны сөендереп, Петропавловский Бистәсендә урнашкан 57 нче татар ат заводын торгызган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.