ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Минзәлә районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруга һәм АПКны цифрлаштыруга багышланган семинар узды. Семинарга 4 районның: Минзәлә, Актаныш, Тукай, Ютазы районнарының башлыклары һәм районнардагы эре инвестиция компанияләре вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. Аны Джейхун Намазов һәм аның улы Руслан Ефремов оештырганнар.

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


30
май, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Нурлат районында булды. Биредә республиканың алты районы башлыклары, шулай ук инвестицион компанияләр җитәкчеләре катнашында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру. АПКны цифрлаштыру» дигән темага семинар узды.


29
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.

Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда Җиңүне якынайтып кына калмыйча, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International