ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.

4 мартта Баулы районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать  Таһирҗанов катнашында җирле хуҗалыкларның быелгы язгы кыр эшләренә әзерләнүе буенча киңәшмә узды.

4 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органыннан вәкил Геннадий Емельянов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси (ярдәмче) хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү буенча грант бирү өчен конкурс сайлап алуы башлануын игълан итә, «Агростартап» программасы буенча «фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү»төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында авылда эш белән тәэмин итүне арттыру.

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 мартыннан 5 мартына кадәр «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы»квалификация күтәрү программасы буенча укулар башлана.

2 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов дуңгызчылыкның ярдәмче тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы кыр эшләренә әзерлек һәм минераль ашламалар әзерләү турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International